Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 14:48

Иран президенты вазыйфасына кереште


Иран президенты Мәхмуд Әхмәдинеҗад икенче тапкыр президент вазыйфасына кереште. Ул парламент бинасында ант итте.

Парламент бинасы янында, Әхмәдинеҗадның җиңүен танымаган йөзләрчә оппозиция вәкиле җыелды. Протестчылар һәм полиция арасында бәрелешләр булды дип хәбәр ителә.

Вазыйфага керү тантанасында оппозиция вәкилләре, элекке президент Әкбәр Хашеми Рафсанҗәни булмаган.

Британия, Германия, АКШ һәм Франция Әхмәдинеҗадка вазыйфага керү уңаеннан котлауларын җибәрмәде.

Иран президент сайлауларыннан соң башланган каршылык чараларында 30 кеше үлгән иде. Сайлаулардагы хәрәмәләшүләр турында белдереп килгән оппозициянең йөзләрчә вәкиле кулга алынды.

XS
SM
MD
LG