Accessibility links

Кайнар хәбәр

Иран президенты вазыйфасына кереште


Мәхмуд Әхмәдинеҗад икенче тапкыр Иран президенты вазыйфасына кереште. Дөнья җитәкчеләренең котламавына ул игътибар итмәскә чакырды.

Бүген икенче тапткыр ил җитәкчесе итеп сайланган Мәхмуд Әхмәдинеҗад Иран президенты вазыйфасына кереште. Аның ант итү чарасы парламент бинасында үтте. Ул тагын 4 ел буе ил җитәкчесе булып торачак. Ант иткәннән соң ясаган чыгышында, Әхмәдинеҗад, аның сайлауларда җиңүе илдә зур үзгәрешләр башланачагын аңлата дип белдерде.

Парламент бинасы янында, Әхмәдинеҗадның җиңүен танымаган йөзләрчә оппозиция вәкиле җыелды. Протестчылар һәм полиция арасында бәрелешләр булып алды, дип хәбәр ителә.

Вазыйфага керү тантанасында оппозиция җитәкчеләре, тәэсирле сәясәтче, элекке президент Әкбәр Хашеми Рафсанҗәни булмаган.

Британия, Германия, АКШ һәм Франция Әхмәдинеҗадка вазыйфага керү уңаеннан котлауларын җибәрмәде. Үзенең чыгышында Әхмәдинеҗад, моңа Иран халкы игътибарга да алмый, дип белдерде.

Иран президенты сайлауларыннан соң Тәһрәндә башланган киңкүләм каршылык чараларында 30 кеше үлгән иде. Сайлаулардагы хәрәмәләшүләр турында белдереп килгән оппозициянең йөзләрчә вәкиле кулга алынды.
XS
SM
MD
LG