Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 12:00

Югары мәктәпләргә кабул итү билгесез даирәләрнең хикмәтле уенына әверелде. Кайдадыр билгеләнгән баллар буенча дәүләт хисабына укырга алынучы яшьләр 1 сентябрьдә генә укытучыларга күренәчәк.

Римзил Вәли. Ике атна элек «Азатлык» радиосының якшәмбе тапшыруында югары мәктәпләргә, татар журналистикасына укырга керү турында сүз алып барылды.

Бу сөйләшү шул кадәр әһәмиятле булып чыкты. Анда күтәрелгән проблемалар, тыңлаучыларыбызны да кызыксындырды, а керү имтиханнары башлангач, эшләр тагын да кызып ките.

Бу әңгәмәне яңадан дәвам итәргә кирәк дигән тәкъдимнәр булды. Атна башында югары мәктәпләргә кемнәрнең укырга алынганын, кемнәрнең төшеп калуларын игълан иттеләр. Беренчел исемлекләр чыкты һәм алар яңартылып торачак. Ә вазгыять бик катлаулы. Кемнәрдер кергән, кемнәрдер кермәгән, кемнәрдер биш, алты, ун, унбиш җиргә керергә тели һәм үзләренең төп документларын кая бирергә белмичә чабулап йөри.

Шул ук вакытта кайбер югары мәктәпләргә кирәк кадәр студентлар да җитми, кайбер белгечлекләрдә кирәк кадәр әзерлекле яшьләр дә килеп җитмәгән диләр. Чыннан да, кайда укырга барырга, ничек керергә һәм бу кабул ителәчәк яшьләрдә нинди белгечләр чыга соң һәм кайдан килеп чыкты бу катлаулы хәл?

Бердәм дәүләт имтихан бирүләр буенча лотерея уйнатып, инде кемнең отканын белер вакытлар җиткәч, шушы әңгәмәне дәвам итүдә Казан дәүләт университетының татар филологиясе факультеты деканы, тарих фәннәре докторы Искәндәр Гыйләҗев, журналист Саша Долгов катнаша.

Искәндәр әфәнде, эшләр ничек?

Искәндәр Гыйләҗев
Искәндәр Гыйләҗев.
Гомумән алганда, әгәр без телевидение тапшыруларын карасак, газеталарны укысак, эшләр ал да гөл шикелле. Югары уку йортларына бик күп гариза бирелгән, бик күп бала килгән, кайбер белгечлекләрдә конкурс бер урынга 80, 100 кешегә җитте. Уйлап карасаң, бу безне бераз гаҗәпләндерә, чөнки без һаман демографик проблемалар турында сөйлибез, имеш быел абитуриентларның саны узган елларга караганда шактый кимегән. Бу гаризаларның күп булуы бер яктан караганда безне шатландыра да.

Римзил Вәли. Казан дәүләт технология университетына 100 меңнән артык кеше гариза биргән. Күпме кәгазь сарыф ителгән, күпме кешеләр белән cөйләшергә туры килгән. Халык белә микән бу могҗизаны?

Искәндәр Гыйләҗев. Күпчелек халык өчен дә, абитуриентлар өчен дә яңалык. Чөнки быел беренче тапкыр шундый мөмкинлек туды. Мәктәпне тәмамлаучылар Бердәм дәүләт имтиханны тапшыралар һәм аның нәтиҗәләре белән теләсә кайда, Мәскәүдән башлап, Владивостокка кадәр, документларын бирә алалар. Хәтта, Казанда яшәп интернет аша гаризаларны җибәрергә була. Уйлап карасаң, һәр кешенең 100-150 урынга укырга гариза бирергә мөмкинчелеге бар.

Римзил Вәли.
Ә ничек сайлап аласыз? Сез бит ректор белән дә очрашасыз, кабул итү комиссиясе дә сезнең белән киңәшә, үзегез декан. Минем каршымда бер урынга 100 гариза ятса, балаларның үзләрен күрмәсәм, әллә надан алар, әллә башы аңгыра, кәгазьдән генә белеп булмый бит.

Искәндәр Гыйләҗев.
Бу, бәлки, Бердәм дәүләт имтиханының иң зур кимчелегедер. Югары уку йортлары хәзер студентларны күрмичә генә кабул итә. Без Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләренә ышанырга тиеш. Мин моны гуманитар белгечләр өчен зур кыенлык дип әйтер идем. Чөнки әгәр дә без сөйли белә торган кешене, яза белгән кешене, иҗади белгечлекләргә өйрәтәбез икән, ничек инде укытучылар үзләрен күрмичә кабул итергә тиеш? Анын күзенә карамыйча, аның белән әңгәмә кормыйча, аның фикер йөртүен аңламыйча, белмичә? Бу хәл минемчә абсолют дөрес түгел. Һичшиксез, киләчәктә гуманитар белгечлекләрдә бу тәртипне үзгәртергә кирәк дип саныйм мин.

Римзил Вәли.
Саша Долгов соңгы көннәрдә якташларынмы, кардәшләренме, каядыр кергәннәрен күзәтеп йөрде. Кабул итү комиссияләрендә ниләр булып ята соң?

Саша Долгов.
Минем энекәшем 11-нче сыйныфны бетереп, укырга керергә йөри. Аның баллары бик югары түгел, чөнки ул авыл мәктәбен бетерде. Бердәм дәүләт имтиханын бишле билгесенә биргән, ләкин 70-тән артып китми, менә шул тирә генә. Кайбер факультетларга барсаң, 247 генә алалар. Мәсәлән, юристлар әзерләү факультетында 248 балдан башлана. Бу өч имтиханга - җәмгыять белеме, тарих һәм рус теленә.

Ә калган факультетларда баллар бераз түбәнрәк. Менә КДУның икътисад факультетына, муниципаль һәм идарә бүлегенә конкурс - бер урынга йөз кеше. 20-25 урынга биргән кешеләр дә, бөтен югары уку йортларын йөреп чыгучылар да бар, чөнки алар куркып бер кайда да керә алмабыз дип йөриләр.

Кешеләрнең сөйләшүләрен тыңласаң, бөтен югары баллы кешеләр Казан Дәүләт Университетының юрист яки икътисад бүлегенә китәрләр дип өметләнә. Ләкин анда баллар бик югары булгач, мәсәлән, Президент каршындагы муниципаль һәм идарә университетында 247 иң зур бал булды һәм анда менә бу зур баллы кешеләр КДУга китәрләр дип сөйләштеләр.

Ләкин, КДУда да 248 балдан башлыйлар, димәк, монда бу студентлар калачак һәм башкаларның керергә мөмкинлеге булмаячак.

Римзил Вәли.
Саша, яшьләр, синең якташлар, энекәшләр шушы бал белән уйнауга канәгатьме? Элек бит яшьләр бу көннәрдә дөбер-шатыр китап актара, билет ятлый иде. Хәзер кәгазь тараталар да елмаеп кына йөриләр, бераз борчылалар, әллә борчылмыйлармы? Әллә әтиләре шәһәргә җибәргәнгә бик канәгатьме? Яшьләрнең бу хәлгә мөнәсәбәтләре ничек?

Саша Долгов
Саша Долгов.
Яшьләр борчылмый дип әйтмәс идем мин, күпләр борчыла. Әти-әниләре катырак борчыла, ә балалар әти-әниләренә караганда үзләрен тынычрак тота. Бер караганда, Бердәм дәүләт имтиханы яхшы әйбердер, ләкин бөтен кеше игътибар итте. Чуашстан, Мари Иленнән килүче абитуриентларның, чыгарылыш сыйныф укучыларының баллары безгә караганда бик күпкә югары, аннан 90-100 баллар белән киләләр.

Мин кабул итү комиссиясенең башлыгы белән сөйләшеп чыктым. Ул: “Без алыр идек, ләкин, Мари Иленнән, Чуашстаннан югары бал белән киләләр, димәк анда яхшы укыйлар”, ди. Һәм бер әйберне онытмаска кирәк, быел инвалидларга, ягъни гарип балаларга ниндидер ташламалар каралган. Алар, хәтта җитәрлек бал җыймасалар да, берсүзсез кереп китәләр. Мәсәлән, хәзер һәр факультетның үзенең бер профильле аерым төп фәне бар, мәсәлән, икътисад факультетында ул математика. Әгәр дә Бердәм дәүләт имтиханыннан 68 бал юк икән, анда бюджет бүлегенә документларны алмыйлар, ә инвалидларның документларын алалар, алар берсүзсез кереп китәчәк. Бу хәлгә булачак студентларның, нишләп Чечнядан килгәннәрне берсүзсез алалар, нишләп безне алмыйлар, дип кәефе төшкән

Искәндәр Гыйләҗев.
Чыннан да, комик ситуацияләр да килеп чыга. Мәсәлән, безнең социология бүлегендә 25 бюджет урыны бар, 1200 гариза бирелгән. Шунысы кызык, шушы 25 урынга 32 инвалид кеше гариза биргән.

Римзил Вәли.
Инвалидлар үзара сугышамы?

Искәндәр Гыйләҗев.
Шулай булып чыга. Әгәр дә бөтен кануннарның таләпләрен үтәсәң, бу 25 урынга шап итеп 25 инвалидны кабул итәргә дә, шуның белән кабул итүне тәмамларга кирәк.

Римзил Вәли.
Әлбәттә, гарипләргә дә ярдәм кирәк.

Искәндәр Гыйләҗев.
Гарипләрнең саны узган ел белән чагыштырсаң, 10 тапкыр арткан икән. Аларның анкеталарын карасаң, әти-әниләре табиплар.

Саша Долгов.
Чыннан да, табип булган әти-әниләр балаларын гариплеккә чыгара башлаган. Ләкин 5 курсны тәмамлаган вакытта синең чын инвалид булуың исбатланмаса, сине куып чыгарырга мөмкиннәр.

Искәндәр Гыйләҗев. Ләкин ул урын буш калмаячак бит. Аның әһәмияте шунда, хәзер югары бал җыйган бала читтә калачак.

Римзил Вәли. Димәк, мин сәләтле егет дип авылдан килсәм, эшләрем минем яман?

Искәндәр Гыйләҗев.
Әгәр Чуашстаннан, яки Мари Иленнән булмасагыз яман. Инвалидлар турында әйткәндә, күптән түгел бер баланың документларын карадык. Аның инвалидлыгы август уртасында тәмамлана. Ләкин канун нигезендә без аны инвалид буларак кабул итергә тиеш. Димәк, вакытлыча инвалидлар да бар.

Римзил Вәли.
Шушы әйтелгән хәлләр нинди нәтиҗәгә китерер һәм бу төенне ничек чишәргә? БДИны бетермәсләр, кебек. Ә нишләп ул Европада бар? Башка илләрдә лотерея уйнап керү бар бит.

Искәндәр Гыйләҗев.
БДИның бер зур кимчелегенә игътибар итәр идем. Әгәр дә абитуриент мәктәпне тәмамлый икән, ул төрле уку йортларына гариза бирә ала. Күптән түгел яңалыклардан бер татар кызын күрсәттеләр. Мин үземне исемлекләрдә тапмадым, ди. Аннан кайда укырга теләгән идең дип сорыйлар. Мин КДУның юридик, икътисад факультетларына һәм ВМКага документларны бирдем дип әйтә. Үзегез уйлап карагыз, бу белгечлекләр бер-берсеннән шактый ерак. Бу кызның кәефе төшмәгән, мин хәзер КХТИга киттем, анда да гариза биргән идем ди.

Бу нәрсәне күрсәтә соң? Бер карасаң, бу ирекле сайлау мөмкинлеге. Ләкин, бу сайлауга әзер булмаган кеше нормаль сайлау ясый алмый. Бу бала кем булырга да уйламый. Ул әллә юрист, әллә экономист, әллә математик булырга тели. Аңа барыбер. Минемчә, бу БДИның иң зур кимчелеге. Ул балада максат кую дигән сәләтне бетерә. Әгәр дә кеше үзенең белгечен сайламаган икән, андый кеше дәүләткә кирәкме?

Монда Европа турында сүз барды. Без маймулланып Европадан үрнәк алырга тырышабыз. БДИ системасы аннан алынган бит. Ләкин безнең балаларны Европа балалары белән чагыштыра алмыйбыз. Монда мөстәкыйльлек дәрәҗәсе бөтенләй башка. Безнең балалар мәктәпне тәмамлыйлар да, кая барырга белми аптырыйлар. Әти-әни нәрсә әйтә, күрше нәрсә әйтә, шуны тыңлыйлар. Европадагы балалар мәктәпне бетергәндә, конкрет максат куеп, кем буласын яхшы беләләр.

Римзил Вәли.
Күбесе гуманитар фәннәр, тарих, халыкара мөнәсәбәтләр, фәлсәфә белән шөгыльләнәләр. Ә тормышта башкачарак бит инде ул. Татар дөньясына, татар мәдәниятенә, татар журналистикасына баручылар кая китеп беткән?

Саша Долгов.
Мин КДУ тирәсендә шактый йөрдем, ата-аналар фикерен дә ишеттем. Балалар арасында стереотип туа башлаган. Кем иң югары балл ала соң? Шәһәр һәм район үзәкләре балалары. Ә авыл балаларын техникумнарга гына кертер өчен БДИ уйлап чыгарылган дип әйтәләр. Чыннан да, авыл мәктәбен бетереп, 90 баллга имтиханны бирергә кыендыр. Хәзер бөтен Русиядә БДИ бирүнең җае табыла. Үзем аны биргәндә, әзрәк шул тирәдә йөрештердем. Без биргәндә, имтихан вакытында селкенергә дә курыктык. Ә хәзер бөтен әйбернең җаен тапканнар.

Ташламалар дигәндә, быел журналистикага бер урынга 3,5 кеше дәгъва кыла. 35 кеше гариза биргән, бюджет урыны 10. Башка елларда үткән “Алтын каләм” фестивалендә гран-при алучыларга, иң зур бүләккә ия булучыларга ташлама була, алар имтихансыз гына укырга кереп китә иде. Быел ул ташлама урыс журналистикасы татар журналистикасы өчен дә бетерелгән. Имеш, Мәскәүдән шундый фәрман килгән, бары тик федераль дәрәҗәдәге конкурсларда җиңүчеләргә генә ташламалар ясарга, ә төбәкара бәйгеләрдә генә җиңү федераль кимәлдәге университетка керү өчен җитми икән.

Римзил Вәли.
Искәндәр әфәнде, татарларга, татар балаларына, татар милләте юлларында йөрүчеләргә бу шартларда нәрсә эшләргә соң? Вазгыять катлаулы, ничектер яшәргә кирәк бит. Барыбер татар мәктәпләре бар, татар газетлары бар. Тормыш үзенчә бара һәм безтиз генә юкка чыгарга тиеш түгел. Сез нинди киңәш бирерсез? Нинди сабак алыйк бу эштән?

Искәндәр Гыйләҗев.
Сез мине нык борчый торган мәсьәләгә кагылдыгыз. Әгәр дә без татар мәсьәләсенә күчсәк, безнең татар факультетына күз салсак, быел 36 бюджет урыны бар иде, аңа 54 гариза бирелде, ләкин 36 кеше җыелмады. Факультет тарихында бу хәл беренче тапкыр.

Быел бүлеккә 65 ел, факультетның 20 еллыгы. Юбилейны безне борчый торган нәтиҗәләр белән каршылыйбыз. Бу, гомумән, Татарстанда татар теленә мөнәсәбәтнең чагылышы, милли сәясәтнең нәтиҗәсе дип әйтер идем. “Без булдырабыз” дип мактанабыз. Булдырабыз микән? Татар теленең абруе, татар теленең язмышы хәл ителгән вакытта шушы вәзгыятькә терәлдек.

Римзил Вәли.
Бюджет хисабына югары белем алу турында диплом, тулай торакта урын биреп, стипендия биреп, иң яхшы, акыллы профессорлардан сабак алып кайту хокукы бар. Без беләбез, милициядә дә, салым инспекциясендә дә, татар бүлеген бетергән кешеләр бик күп. Берсе дә югалмый.

Искәндәр Гыйләҗев.
Быел Татарстанда 12 мең бала мәктәп тәмамлады. Арасында безгә укырга керергә 36 бала табылмаган. Ялгышмасам, Татар дәүләт педагогик университетында шундый ук хәл. Бу күп нәрсә турында әйтә. Без хәзер бик күп нәрсә турында уйларга тиеш. Әгәр дә бу хәлгә битараф калсак, безнең факультеты ябылырга тиеш. Татарстанда ике дәүләт теле дибез. Ничек инде икенче дәүләт теленә игътибар беткән? Без нәрсәдер белән мактанабыз, ләкин менә нәтиҗә.

Римзил Вәли.
Нигә федераль үзәк сәясәтенә безнең халык мөнәсәбәтен үз- үзен асып кую белән җавап бирә? Димәк, иҗтимагый аң, миллионнарның иманы, күңеле дигән сүз. Милли үсеш турында үзебезне йоклата торган, ялган рапортлар бирелгән. Җыелышларда, конгрессларда бик уңай күрсәткечләр була бит. Менә бу ичмасам, күрсәткеч!

Искәндәр Гыйләҗев.
Мин шуңа игътибар итәм дә. Бу җәмгыятьнең реаль җавабы. Әгәр дә мәктәпне тәмамлаучылар татар телен сайламый икән, татар теленең киләчәге нинди булачак?

Римзил Вәли.
Июль ахырында, август башында иң кайнар, иң актуаль тема шушы булды. Югары мәктәпкә керү баллар, имтиханнар аша лотерея уйналды.

бәйле язмалар

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG