Accessibility links

Кайнар хәбәр

Ирек мәйданы: чиктән узмаска


Май аеннан республика һәм федераль мәхкәмәләрнең 250 метр тирәлегендә митинг, пикетлар оештыру тыелды. Әлеге карар мәхкәмәгә шикаять ителгән иде.

Әмма мәхкәмә хөкүмәтнең элекке карарын үз көчендә калдырды. Ягъни арбитраж, югары, конституция һәм Идел буе бүлгесенең федераль арбитраж мәхкәмәсеннән - 250, ә район мәхкәмәләреннән – 200 һәм җәзаларны үтәүче оешмалардан - 50 метр тирәлегендә урам чараларын уздыру тыела булып чыга.

Татарстанның Пушкин урамында урнашкан конституция мәхкәмәсе тирәлегенә Ирек мәйданы тулысы белән керә дип әйтергә була. Анда Татарстан министрлар кабинеты һәм Дәүләт шурасы бинасы урнашкан. Еш кына халык каршылык чараларын әлеге биналар алдында уздыра иде. Моннан тыш президент сарае каршында да халык җыела алмаячак. Чөнки Казан кирмәне янында арбитраж мәхкәмәсе бар.

“Звезда Поволжья” газетасы баш мөхәррире Рәшит Әхмәтов сүзләренчә, бу икътисади кризис вакытында социаль киеренкелектән куркып эшләнгән эш.

“Көз көнне кризисның икенче дулкыны башланачак диләр һәм хакимият халыкның урамнарга чыгуыннан курка. Чөнки эшсезләр, канәгатьсезләр саны арта. Хәзер эшсезләр саны 50-60 мең булса, киләчәктә ул 200 меңгә җитәргә мөмкин дип фаразлана. Ул чакта сан инде сыйфатка күчәчәк ”, ди Әхмәтов.

Аның сүзләренчә, һәрбер Дәүләт Шурасы утырышы алдыннан Ирек мәйданында митинг уздырыла иде һәм халыкның хакимияткә үз дәгъваларын җиткерә алуны “богауларга” түгел, ә киресенчә хупларга кирәк.

“Әлеге урам чаралары ярдәмендә хакимият үзвакытында кискен мәсьәләләрне хәл итә ала. Әмма, кызганычка, хакимият соңгы вакытта халыктан ераклаша һәм җәмгыятьтәге чынбарлыкны күрергә теләми”, ди баш мөхәррир.

Хокук яклаучы, адвокат Назыйм Сафин сәяси чаралар уздыру өчен Казанда урыннар күп дип саный һәм хөкүмәт карарының үз көчендә калдырылуында ул бернинди куркыныч хәл күрми.

“Карар бар икән, аны үтәргә генә кала”, ди ул.

Әлеге карарны мәхкәмәгә шикаять иткән президентның элекке сүзчесе Ирек Мортазин аны Русия югары мәхкәмәсенә җибәрәчәген әйтә. Чөнки аның сүзләренчә, бу Русия конституциясен бозу булып тора. Ник дигәндә, 31 матдәдә - “Русия ватандашлары коралсыз рәвештә җыелышып төрле митинглар, пикетлар уздырырга хокуклы” диелгән.

Хөкүмәтнең мәнфәгатьләрен яклаучы Лариса Глухова әйтүенчә, карар җыелышлар уздыру конституцион хокукын бозуга юнәлтелмәгән, ул бары тик кешеләрнең иминлеген һәм әлеге урыннарның махсус хокукый режимы белән бәйле.
XS
SM
MD
LG