Accessibility links

Кайнар хәбәр

Наговицин: Грузия хәрби әзерлеген үстереп бара


Русия Генераль Штабының башлыгы Анатолий Наговицин, Грузия үзенең хәрби потенциалын арттырып бара, дип белдерде.
Аның сүзләренчә, Грузиягә коралларны яшерен юллар белән китереп торалар.

Мәскәүдә үткән матбугат очрашуында Наговицин, Русия бу җирләрдә хәрби чаралар үткәрергә җыенмый, дип белдерде. Әмма Наговицин, Русия барыбер Грузияне агрессор дип саный, диде.

Мәскәү һәм Тифлис, хәрби низагка бер ел тулып килгән бу көннәрдә, бербесен Көньяк Осетия тирәсендә киеренкелек тудыруда гаепләп килә.
XS
SM
MD
LG