Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 03:20

НАТО башлыгы Расмуссен Әфганстанга килде


Чәршәмбе көнне НАТОның яңа Генераль Секретаре Андерс Фог Расмуссен алдан игълан итмичә Әфганстанга килде, дип хәбәр ителә.

Ул Әфганстан президенты Карзаи һәм башка рәсми кешеләр белән очрашырга тиеш, дип әйтелә рәсми хәбәрләрдә.

Ул, шулай ук, НАТО җитәкчелегендәге Халыкара иминлек көчләре башлыгы генерал Стэнли Маккристал белән күрешер, дип көтелә.

Расмуссенның кырдагы гаскәрләр белән дә очрашуы каралган.

Андерс Фог Расмуссен бу көннәрдә НАТО Генераль Секретаре вазыйфасына кереште.

XS
SM
MD
LG