Accessibility links

Миңтимер Шәймиев Оренбур татарлары белән очрашты


Оренбур татарлары Татарстан президенты Миңтимер Шәймиевны Татар йортында каршы алды.

4 август көнне Оренбурда Владимир Путин җитәкчелегендә Русия хөкүмәтенең күчмә утырышы үтте. Әлеге утырыш корылыктан чыгу юлларын карый. Өлкә губернаторлары, банкирлар, авыл хуҗалыгы министрлары – барлыгы 40 артык кеше катнашты.

Җыелыш алдыннан Владимир Путин кыр-басуларны караган вакытта, өлкә губернаторлары “Милли авыл” комплексын карады.

Оренбур татарлары Татарстан президенты Миңтимер Шәймиевны Татар йортында каршы алды. Ә башкортлар Шәймиевны кымыз белән сыйлады.

XS
SM
MD
LG