Accessibility links

шимбә, 3 декабрь 2016, Казан вакыты 20:45

КамАЗ-Мастер һәм Төркмәнстан "Ефәк юлы"на әзерләнә


"КамАЗ-Мастер" һәм Төркмәнстан узышчылары "Хәзәр далалары" ярышында катнаша.

КАМАЗ узышчыларының максаты, Төркмәнстан узышчыларына "Ефәк юлы" ярышына әзерләнергә ярдәм итү. Чөнки алар өчен бу беренче ярыш булачак. Төркмәнстан узышчылары Чаллыда бер атна буе Камазның өйрәнү үзәгендә әзерләнгән булган иде.

5-8 августта булачак "Хәзәр далалары" ярышында узышчылар дала юлларыннан да, комлыклардан да язышып караячак.

"Ефәк юлы" узышлары 5 сентябьдән алып 13 сентябрьгә кадәр Русия, Казакъстан, Төркмәнстанда үтәчәк.

XS
SM
MD
LG