Accessibility links

Кайнар хәбәр

Политковская эше мәхкәмәгә кайтты


Политковская гаиләсе исеменнән эш иткән хокукчылар эшне прокуратурага кайтарырга сорады. Алар тикшерүне яңадан үткәрергә таләп итә.

Мәскәү мәхкәмәсендә журналист Анна Политковская эше яңадан карала башлады. Журналистның туганнары аннан күп нәрсә өмет итми. Җаваплылыкка үтерешкә бәйле булуда шикләнелгән берничә кешене генә тартырга теләделәр. Журналистны атып үтерүдә шикләнелгән кеше табылмады.

Политковская гаиләсе исеменнән эш йөрткән хокукчыларның берсе Анна Ставицкая, тикшерү эше дөрес алып барылмады, гаепләү карарында җитешсезлекләр күп, бу хакта мөрәҗәгать әзерлибез, дип белдерде.

Зыян күргән як, бу эшне Анна Политковскаяны үтерүдә шикләнелгән Рөстәм Мәхмудов эше белән бәйләп карамаска, яки киресенчә бу ике эшне берләштерергә кирәк ди, ягъни өр-яңа тикшерү үткәрергә чакыра.

Мәскәү бүлгесе мәхкмәсәсендә үткән утырышта, бу эштә 7 августка кадәр тәнәфес игълан ителүе турында әйтелде.

Элегрәк каралган эш нигезендә гаепләнүче кешеләргә аклау карары чыгарылды. Ул вакытта Җабраил һәм Ибраһим Мәхмудовларга, элек УБОПта эшләгән Сергей Хаҗикорбановка бу үтерешкә бәйле бүлү һәм аны оештыру гаепләүләре белдерелгән иде.

Җәмәгать утырышчыларының аклау карарын Югары мәхкамәнең Хәрби Коллегиясе көченнән чыгарды. Шуңа бу эш яңадан мәхкамәгә кайтты.

Мәхкамәдә гаепләнүче якның хокукчысы Мурад Мусаев мәхкамә бәйсез булса, бу кешеләр яңадан акланачак, дип белдерде.

“Новая газета” күзәтүче Анна Политковская 2006 елның 7 октябрендә үтерелгән иде.
XS
SM
MD
LG