Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чаллы Риганы узды


Эстафета яңгыр астында да дәвам итте
Эстафета яңгыр астында да дәвам итте

100 метр арага эстафета йөгерүе 30 сәгатьтән артык дәвам итте. Шушы вакыт эчендә Чаллы ике рекорд куйды.

Өченче рекордның булу-булмавы, Чаллының Гинесс китабына керү-кермәве сентябрь аенда Лондонда бәян ителәчәк.

Рига йөгерешчеләре куйган рекорд Чаллыда 19 сәгатьтән соң яңарды. Иртәнге сәгать 6-га йөгереш мәйданыннан 3845 кеше эстафета узды. Бу - Ригадагы йөгерешчеләр саныннан күбрәк иде. Көндезге сәгатьләрдә мәктәп укучылары йөгерсә, төнлә эстафетага дәүләт оешмаларында эшләүчеләр, төрле ширкәт хезмәткәрләре чыкты.

“Административ ресурс кулланылмады”

Микрафонсыз гына сөйләшү барышында аларның кайберләре эштәге җитәкчеләр кушуы буенча йөгерергә килүләрен яшермәде. “Вечерние Челны” газеты журналистлары бу вәзгыятьне тоемлаган.

Бүген иртән чыккан бу газетта мондый юллар бар: “Йөгерешкә чыккан кайбер хатын-кызлар аякларын көчкә генә күтәреп атладылар. Бу нәрсә? Тарихи вакыйгада чын-чынлап катнашу теләгеме, яки гадәттәгечә, түрәләрнең сүзен тыңламаган өчен эштә проблема булмасын дип катнашумы?” дип сорау куя газет.

Әлеге рекорд эстафетасы ни рәвешле оештырылды. Чаллы башкарма комитеты җитәкчесе Васыйл Шәйхразиев болай диде:
“Мондый халыкның йөзендә елмаю, шатлык. Мондый эмоцияләрне административ ресурс белән ясап булмый”.

Эстафета башланып бер тәүлек узгач, анда 5 меңгә якын кеше катнашуы мәгълүм булды. Йөгерергә теләүчеләр күп булгач, эстафета дәвам иттерелде. Монысы дәвамлы йөгерү буенча рекорд кую белән бәйле иде.

Чаллы 2 рекорд куйды. Чаллы Русиянең рекордлар китабына керде һәм йөгерү вакытын бер тәүлектән уздырып, 30 сәгатькә җиткерде. Анда 6 мең чамасы кеше катнашты. Гинесс китабына керү-кермәү сентябрь аенда билгеле булачак.

Тәүлек буе төшерелгән видеоязмалар, эстафетада катнашкан кешеләр турындагы мәгълүматлар инде Лондонга китте. Барысын да ныклап өйрәнгәч кенә Гинесс рекорды бәян ителәчәк.

Эстафетаның чынбарлыгын мондый юл белән дә тикшерергә мөмкиннәр. Мәсәлән, йөгерештә катнашты дип саналган теләсә-кайсы кешегә Лондоннан шалтыратып, син йөгердеңме, сәгать ничәдә йөгердең, дип сораулары ихтимал.
XS
SM
MD
LG