Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарлар “Шатл”да очмакчы


Татар оешмалары атналык җыелышын уздырды.

Узган җыелышта утырышны бәхәсләр клубы кебек уздырырга килешенгән иде. Шуңа күрә булса кирәк, шактый кызыклы чыгышлар булды. Чыгышларда глобаль икътисад, Америка һәм Европа инвесторларын федераль үзәктән башка турыдан-туры Башкортстанга җәлеп итү, республикада “Боинг” очкычлары җыю, “Шатл” космик ракеталары төзеп җиһанга очу кебек шаккатристик чыгышлар булды. Шулай да аерым чыгышлар сөйләшүне “җиргә алып кайтты”.

Вил Латыйпов, мәсәлән, республика икътисадын күтәрү, нефть эшкәртү заводларын кабат республика казнасына кайтару кебек тәкъдимнәр белән чыкты. Моның өчен ул барлык оешмалар, фиркаләр, халыклар белән эшләргә кирәк дип исәпли. Татар иҗтимагый үзәге рәисе Айрат Гыйниятуллин фикеренчә, икътисад кулдан ычкыну белән Мәскәү милләтләрне бетерү, правослау динен тагу, милли мәгарифне кысу кебек гамәлләрне җиңелрәк хәл итә. Чөнки төбәкләргә икътисади бәйлелек юк.

Рәис Карачурин татар милләте турында уйларга, берләшү юллары эзләргә, таркалуны туктатырга, милли үзаңны үстерергә кирәк дип чыгыш ясады. Утырыш һәркем үз фикерен куәтләп, уртак бер позициягә килми, бернинди нәтиҗәсез тәмамланды. Татарның бердәмлеге өчен җан атучылар үзара да бердәмлеккә ирешә алмый таралды.
XS
SM
MD
LG