Республика президенты Мортаза Рәхимов 4 август Оренбурда Русия хөкүмәте башлыгы Владимир Путин үткәргән авыл хуҗалыгы мәсьәләләренә багышланган киңәшмә эшендә катнашты.
Чарадан соң Мортаза Рәхимов Башкортстан телевидениесенә әңгәмә биреп, киңәшмәдә эшлекле сөйләшү булуын белдерде. Аның сүзләренчә, корылык булган төбәкләргә Владмир Путин һәм Русиянең авыл хуҗалыгы министры ярдәм итәргә ышандырган. Шул исәптән Башкортстанга да.
“Шулай да иң башта без үзебез эшләргә тиешбез”, диде Мортаза Рәхимов.