Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия Грузиядән вәгъдә бирүне таләп итә


Русия Грузиянең Абхазия һәм Көньяк Осетиягә карата көч кулланмауга юридик вәгъдәләр бирүен таләп итә. Русия тышкы эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Андрей Нестеренко, көч кулланмау турындагы килешүләрдә ике республика халкының иминлеге гарантияләнәргә тиеш, дип белдерде.

Мәскәү Грузияне хәрби әзерлеген үстерүдә гаепли. Русия генераль штабы башлыгы урынбасары Анатолий Наговицин, Грузиягә яшерен юллар белән корал китерәләр, дип белдергән иде.

Шушы көннәрдә Грузия-Русия хәрби низагына бер ел тулып килә.
XS
SM
MD
LG