Accessibility links

Кайнар хәбәр

Мөселман яшьләре Казанга җыела


Татарстанда III мөселман яшьләре фестивале башлана. Оештыручылар чара икътисади тотрыксызлыкка бәйле туган рухи кризисны киметүгә зур йогынты ясый дигән фикердә.

Моннан 3 ел элек оешканда фестивальне башка төбәкләрдә дә уздыру фаразланган иде. Әмма ул “Алтын Мөнбәр” төсле Татарстанда “төпләнеп” калды.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе урынбасары Вәлиулла хәзрәт Якъгуб “Татмедиа”да узган матбугат очрашуында белдерүенчә, мондый фестивальне нәкъ Татарстанда уздыру ул табигый хәл. Чөнки Русия күләмендә Татарстан һәм татар өммәтенең роле бик зур.

“Төньяк Кавказдан тыш, барлык Русия төбәкләрендә мөфтиләр булып нәкъ татарлар тора. Шулай ук Казанда ислам белән бәйле бик күп чаралар уза. Шул ук финанс, мәгариф һәм башка өлкәләрне атап узарга була. Яшьләр белән эшләү дә безнең бурыч булып тора”, ди Якъгуб.

Беренче фестиваль Идел федераль бүлгесе яшьләре өчен генә үтсә, инде ике ел ул Русия күләмендә оештырыла. Быел чарада 30 төбәктән 120 мөселман катнашырга теләк белдергән.

Татарстан министрлар кабинеты каршындагы дин эшләре идарәсе җитәкчесе Ринат Вәлиуллин әйтүенчә, фестивальгә киләчәк яшьләр үз төбәкләрендә дини оешма, диния нәзарәте эшчәнлегендә катнашып килә.

“Алар я газет чыгара, я очрашулар уздыра”, ди Вәлиуллин.

Мөселман яшьләре татарча аралашамы?


Соңгы вакытта диндә милләт юк дип күп кенә төбәкләрдәге мәчетләрдә вәгазьләр урысча бара, мөселман яшьләре дә үзара урысча аралаша. Бу хәл узган феcтивальләрдә дә күзәтелде.

Миләүшә Шәрапова
Әмма “Идел” яшьләр үзәге җитәкчесе Миләүшә Шәрапова сүзләренчә, килүчеләр арасында татарлар күп, әмма араларында ислам динен кабул иткән урыслар да бар икән, шулай ук башкортлар, Әстерханнан ногайлар да киләчәк.

Вәлиуллин чараларның күпчелеге татар телендә алып барылачак, дип ышандырды. Программага килгәндә, ул Татар яшьләре көннәре чарасына ошаган. Бары лекция темалары гына милләт түгел, ә дин белән бәйле.

Мисал өчен “Русиядә мөселман мәгарифе”, “Әбу-Хәнифә мәзһәбе”, “Татарстанда дәүләт-конфессия мөнәсәбәтләре”, “Исламдагы традицион һәм традицион булмаган агымнарның мөселман җәмгыятенә тәэсире”, “Татарларда ислам милли үзенчәлекләре”, “Ислам электрон массакүләм мәгълүмат чаралары” дигән лекцияләр каралган.

Ә Чуашстан мөфтие Әлбир Крганов яшьләр катнашлыгында “Бүгенге Русиядә ислам” дигән темага “түгәрәк өстәл” алып барачак.

“Программага игътибар итсәгез анда барысы да Әбү-Хәнифә мәзһәбе белән бәйле. Һәм без әлеге мәзһәбне аңлатуны максат итеп куйдык”, ди Вәлиуллин.

Аның әйтүенчә, һәр 30 төбәктәге эчке вәзгыятьне аңлап бетерү мөмкин түгел, әмма монда килгән яшьләргә беренче чиратта үзебезнең дини традицияләрне аңлату зарур.

Оештыручылар фикеренчә, мөселман яшьләре фестивале кебек чараларны уздыру төбәкара элемтәләрне генә ныгытып калмый, ә илдәге икътисади тотрыксызлыкка бәйле рәвештә туган рухи кризисны киметүгә дә зур йогынты ясый.

Фестиваль тантаналы рәвештә 10 август көнне Кол-Шәриф мәчетендә ачылачак. Мәскәүдәге “Ислам мәдәнияте, мәгарифе һәм фәне үсешенә теләктәшлек итү” фонды әлеге чараны уздыру өчен махсус хәйрия гранты да бүлеп биргән.
XS
SM
MD
LG