Accessibility links

Кайнар хәбәр

Яңа вокзал булырмы?


2013 елда Казанда узачак Универсиадага кадәр төзеләсе корылмалар арасында яңа тимер юл вокзалы да бар. Аның язмышы бүгенгә кадәр хәл ителмәгән.

Казанда яңа вокзал төзү мәсьәләсе Горьки тимер юл идарәсенең дә актуаль мәсьәләләренең берсе, мөгаен. Чөнки Казан тимер юл бүлеге аңа карый. Горьки тимер юлының матбугат хезмәте башлыгы Леван Тодуа белдерүенчә, Татарстан башкаласының Воровски урамында булачак вокзал тирәсендә сөйләшүләр башланган. “Эшче төркем берничә вариантны тикшерә”, ди Тодуа.

Казанда Советлар заманында ук Воровски урамында яңа вокзал төзелә башлаган иде. Инде күп еллар монда бармакка бармак та сугылмаганлыгы ерактан ук күренеп тора. Горьки тимер юлының Казан бүлеге башлыгы Ренат Мистахов “Вечерняя Казань” газетасына, бу бина шулкадәр җимерелгән ки, аны төзүне дәвам итүнең мәгънәсе юк, дип хәбәр итә.

Казан вокзалы
Баксаң, Мистахов сүзләренчә, тимер юл вокзалы ул юлчылар утырып китә торган матур итеп бизәлгән, чиста бина гына түгел. Аның янында вагон, урын-җир япмалары юу корылмалары да кирәк. Тимер юл челтәрен киңәйтеп, узып киткән һәм Казаннан кузгалган поездларны су белән тәэмин итү, алар калдырган чүпне озату һәм башка хезмәтләр өчен дә урыннар булдыру зарур. Бүген Казан аша барлыгы 36 поезд йөри, шуның 11-е вокзалның үзеннән кузгала.

Булачак яңа вокзалның эскизы әзер икән инде. “Ул милли рәвештә бик матур итеп итеп эшләнгән. Юлчылар өчен дә кулай, иркен заллар булачак. Түбәсе яшелгә буялачак”, ди Ренат Мистахов. Леван Тодуа да бу эскизның булуын кире какмый.

Узган ел ахырында Казан башлыгы Илсур Метшин Русия хөкүмәте башлыгы урынбасары Игорь Шуваловка Казанның транспорт челтәрен тәкъдим иткән вакытта яңа вокзал өчен 100 миллиард сум кирәк булачак, дип белдергән иде дип яза “Вечерняя Казань”.

Мистахов әйтүенчә, яңа вокзал өчен акчаны берәү генә - Татарстан яки “Русия тимер юллары” ачык акционерлык җәмгыяте генә бирмәячәк. Ике як та финанслаячак һәм шул ук вакытта хосусый инвестицияләр дә җәлеп ителәчәк.

6 август көнне “РЖД” үзенең сәхифәсендә 2012 елга кадәр илдәге 77 вокзалның дөньяви таләпләргә туры килердәй итеп яңартылачагы турында белдерде. Бу исемлек Мәскәү, Петербур, Новосибирски, Самар … дип башланып китә.

Тимер юл вокзаллары мөдирлеге башлыгы Сергей Абрамов, яңартылачак вокзаллар урнашкан җирләрнең хакимиятләре белән хезмәттәшлек булачак һәм эре инвестицияләр ширкәтләре дә җәлеп ителәчәк, дип белдерә. Русиядәге финанс кризисы тимер юл керемнәрен дә шактый гына киметкән, мөгаен. “РЖД” бу очракта да хезмәттәшлеккә ышана. Соңгы саннарга күз салсак, сәхифәләре хәбәр итүенчә, 2009 елның 7 аенда юлчылар ташу 11%-ка кимегән.

Әлегә Казанның Воровски урамына урнашкан тимер юл вокзалының киләчәге турында “РЖД” дан рәсми белдерү юк. Ренат Мистахов та “Вечерняя Казаньга“, Казанның 1000 еллыгы алдыннан корылган планнарның хәйраны тормышка ашмаган кебек, Универсиада алдыннан булдырырга теләгән кайбер биналарның кәгазьдә, я сүздә генә калырга мөмкинлеген дә кире какмый.
XS
SM
MD
LG