Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 17:02

Райффайзен банкыннан 11 миллион сум акча югалу һәм аны урлауда шикле 24 яшьлек хатынның юкка чыгуы казанлыларны җанландырып җибәрде.

Банктан зур суммадагы акча урлауда шикләнүче 1985 елгы Роза Әгъләмҗанова әлегә кадәр табылмады дип хәбәр итә Татарстанның эчке эшләр органнары. Федераль күләмдә эзләүдә ул үзе генә түгел, хокук сакчылары Әгъләмҗанованың 6 яшьлек кызын һәм аның белән бергә рәсми рәвештә язылышмыйча яшәгән Илдар Гыйниятуллинны да эзли. Фаразлар буенча алар бергә яшеренгәннәр. Розаның әти-әнисе дә аларның кайдалыгын белми икән, соңгы сөйләшүендә Әгъләмҗанова, ял итәргә китәчәкбез дип кенә әйткәне мәгълүм. Һәрхәлдә югалучылар исем фамилиясендә бер якка да, һава, су юлы, коры җир буенча билет алынмаган.


Эчке эшләр министрлыгы вәкилләре белдергәнчә, миллион сум акча урлауда шикләнүче Әгъләмҗанова Райффайзен банкының филиалында 2 ел кассир булып эшли. Банк эшчеләре аны тыныч холыклы, аз сүзле хезмәткәр иде дип әйтәләр ди. Соңгы эшләгән көнендә Әгъләмҗанова белән бухгалтер бергә көнлек кергән акчаны саныйлар, ләкин икенчесенең сәламәтлеге начараеп, вакытыннан алда өенә кайтып китә. Роза банкта акча санап үзе генә кала, фаразлар буенча ул шуннан соң үзенең мәкерле эшен башкарырга тотына.

Казан шәһәре эчке эшләр органы вәкилләре, 24 яшьлек хатын урлауны алдан планлаштырган булырга тиеш дип әйтә. 1 август, кичке жидедә ул банктан кара сумка тотып ашамлыклар алырга дип чыга, кире кергәндә сак хезмәте аны тикшерә һәм анда чыннан да анда ашамлыклар булуын күрә. Ләкин өенә кайтып киткәндә аны беркемдә тикшерми. Икенче көнне иртән Райффайзен банкының филиалында акча югалуы ачыклана. Миллион сум белән бергә кассир хатын да юк була.

Әлеге вакыйгада сәер фактлар да күзгә ташлана, беренчедән, ул көнне кичке 5 тән төнге 10 га кадәр касса торган бүлмәдә нигәдер күзәтү җайланмалары эшләмәгән була, икенчедән, кара сумка белән өенә кайтып киткән Розаны сак хезмәте тикшерми чыгара. Шулай ук Әгъләмҗанованың бу банктан кайчандыр 400 меңгә сумга якын кредит алган булуы да ачыклана, аның белән бергә торган Илдар Гыйниятуллинның да төпле эше булмавы билгеле була.

Бу хәлләрдән соң Казандагы “Эфир” телеканалы 5 август кичендә шәһәр халкыннан сораштыру үткәрде. Төп сорау, “Мөмкинлек булса сез миллион сум акча урлар идегезме?” дип куелды. Ни гаҗәп, сораштыруда катнашучыларның күбесе, “Урлар идем!” диде. Әлеге күренеш татар журналистларын уйланырга мәҗбүр итте. Без дә аларга шул ук сорауны бирдек, әлеге вакыйгаларга карата фикерләрен белергә булдык.

Илнур Фәйзрахманов
“Мин урламас идем, хәтта моңа теләгем дә юк. Шул 11 миллионны алганнан соң да тыныч йокламыячаксың, гел куркып яшәргә кирәк. Ул акчаның ни бәхете, ни рәхәте. Инде урлаучы хатынга килгәндә, минем уйлавымча аңарга ниндидер басым булган, юктан гына андый эшкә бармас иде. Чөнки әйтүләре буенча тыйнак, тыныч хатын булган.” – дип әйтте “Татарстан” дәүләт телеканалы хезмәткәре Эльмира Нуруллина. “Эфир” телеканалы үткәргән сораштырудагы күпчелек халыкның урлауга, караклыкка карата уңай фикеренә ни диярсез?” дигән сорауга ул:

“Минем моңа мөнәсәбәтем бик тискәре, бу бик куркыныч фикер. Халыкның мондый сүзе җәмгыятьне уйландырырга тиеш, нормаль күренеш түгел бу!” диде Эльмира Нуруллина, “Яңа гасыр” радиосы баш мөхәррире Илнур Фәйзрахманов та урлаганчы, уйланырга чакыра.

“Әлбәттә урлап була, ләкин аннан соң тормыш нинди булыр, рәхәт тормыш булырмы ул?! Миңа калса үз көчең, хәләл хезмәтең белән эшләп алган акчаларга яшәү күпкә тыныч,” ди Фәйзрахманов.

“Эфир” телеканалы үткәргән сорауштыруда күпчелек кеше зур суммадагы акчаны урлар идем дип җиңел генә әйтте, миңа калса бу
Марсель Әсхәдуллин
бернинди кысаларга да сыймый. Бу хакта шулай җиңел әйтү бүгенге җәмгыятебезнең бер чире дип уйлыйм. Үземә килгәндә, нинди генә шартлар булса да мондый адымга басмас идем, мин урлауга каршы!”дип төгәлләде “Азатлык” сораштыруын “Яңа гасыр” радиосының хәбәрләр бүлеге алып баручысы Марсель Әхмәдуллин.

Инде язма башында әйткән Роза Әгъләмҗановага килгәндә, аңа карата Русия федерациясенең 158 нче матдәсе (урлау) буенча җинаять эше ачылган, аңа 10 елга якын төрмә яный.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG