Accessibility links

Кайнар хәбәр

Бер елдан, ике юлдан


Цхинвал урамында Русия танклары сурәтендә балалар уйный, 30 август 2008
Цхинвал урамында Русия танклары сурәтендә балалар уйный, 30 август 2008
Абхазиядә Benetton сүзе хәзер сүгенү сүзенә тиң. Мәшһүр кием ширкәте быел бу сепаратист төбәктә кибетен ачарга теләгән иде. Грузия каршы чыкканнан соң, ул кире уйлады. Бу вакыйга абхазларда Көнбатыш бездән читләшә дигән хис калдырды.

Абхазия парламентының кеше хокуклары комитеты рәисе Батал Кобахия сүзләренчә, халыкара җәмәгатьчелек мондый мөнәсәбәт күрсәтсә, Абхазия Русия кочагына тагы да тирәнрәк кереп батачак:

– Безгә беркем дә ярдәм итмәгән шартларда безнең бердән-бер партнерыбыз – Русия. Русия капиталы безне басып китәме, эреп югалабызмы, бу Көнбатышны һич кенә дә кызыксындырмый.

Кемгә нәрсә

Абхазларның күбесе ассимиляциядән курыкса, Көньяк Осетиядә киресенчә, күпләр бу турыда хыяллана.

Көньяк Осетия җитәкчесе Эдуард Кокойты күптән түгел Reuters агентлыгына биргән әңгәмәсендә төбәкнең үзбилгеләнүе ул Русиягә кушылыр алдыннан вакытлы чара диде:

Эдуард Кокойты (с) һәм Сергей Багапш
– Минем сәясәттә максатым – халкымны берләштерү. Бүген без бәйсез дәүләт, дәүләтчелегебезне торгызабыз. Ләкин без моны Русия белән бергәләп эшләячәкбез. Килер бер көн, бең бәлки Русиянең бер өлешенә әйләнербез, бу да ихтимал.

Узган елгы сугыштан соң Русия бу ике төбәкнең бәйсезлеген таныды. Никарагуадан тыш башка бер ил дә бу адымга иярмәде. Бер ел эчендә төбәкләр Мәскәүгә тагы да ныграк бәйләнде, әмма һәрберсе үз юлыннан барганга охшаган.

Русия кушымтасы

Кара диңгез буйлары, уңдырышлы туфрак, җиләк-җимеш кырлары – мондый байлыгы булган Абхазия киләчәген үзе хәстәрләмәкче һәм үз дәүләтчелегенә җитди карый. Көньяк Осетиянең андый байлыгы юк, ул киләчәген Төньяк Осетия белән берләшүдә күрә.

– Абхазия белән Көньяк Осетиядәге вазгыять арасында җитди аерма бар, - ди Халыкара кризис төркеменең Тифлис бүлеге мөдире Лаурэнс Шиитс. – Көньяк Осетия озак вакыт Русиянең бер кушымтасы булды. Абхазиядә вазгыять башка. 15 ел бәйсезлек чорында анда сәяси культура, сәяси элита барлыкка килде.

Абхаз җитәкчеләренең күбесенең бу төбәктә тирән тамырлары бар. Сайлаучылар да еш кына Мәскәүгә каршы тавыш бирергә ярата.

Көньяк Осетиядә киресенчә, җитәкчеләр барысы диярлек читтән китерелгән. Элекке кул көрәштерү чемпионы Кокойтының үзен искә алмаганда.

Яңа ныгытмалар

Шушы аермаларга карамастан, Мәскәү бу төбәкләрнең икесендә дә хәрби куәтен арттыра. Рәсми саннарга караганда, хәзер анда 7600 хәрби бар. Көнбатыш һәм Грузия белгечләре 10 мең чамасы, ди.

Мәскәү бу төбәктә берничә ныгытма булдырырга тели: Абхазиядә Очамчир һәм Гудаута, Көньяк Осетиядә – Ахалгори.

Моңа өстәп Абхазия җитәкчесе Сергей Багапш Абхазия чикләрен, һава аланын һәм тимер юлларны Русия карамагына тапшырды.

Абхазиянең тышкы эшләр министры Сергей Шамба сүзләренчә, Русия хәрбиләренең төбәктә булуы иминлек өчен кирәк, бу бәйсезлеккә хилафлык китерми:

– Кызганычка каршы без янау тулы төбәктә яшибез. Безгә берәр саклаучы кирәк һәм без аны Русиядә таптык. Ныгытмаларга килгәндә, алай эшләүчеләр без генә түгел. Американнарның Европа илләрендә ныгытмалары бар. Чикләрне бергәләп контроль итү очраклары да бар.

Киеренкелек арта

Контроль дигәннән, күптән түгел Русия Абхазиядә БМО һәм Көньяк Осетиядә Европада иминлек һәм хезмәттәшлек оешмасы төркемнәренең мөддәтен озайтудан баш тартты. Шулай итеп, анда Европа Берлеге күзәтүчеләре генә калды. Алар да чикне Грузия ягыннан гына күзәтә.

Соңгы атналарда чик буенда киеренкелек артты. Русия Грузияне Көньяк Осетия авылларына ут ачуда гаепләп, үз гаскәрләрен әзерлек хәленә китерде. Әмма Европа Берлегенең чик буендагы күзәтүчеләре моңа дәлилләр юк, ди.

1990-нчы еллар башында купкан низаг нәтиҗәсендә Абхазия һәм Көньяк Осетия Мәскәү ярдәме белән Тифлис карамагыннан чыкты. Ул бәрелешләр вакытында 15 мең кеше һәлак булды. 300 мең грузин, 250 мең абхаз, 50 мең осетин торган җирләрен ташлап китәргә мәҗбүр булды.
XS
SM
MD
LG