Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 01:14

Русия-Грузия сугышына бер ел тулу уңаеннан Азатлык радиосы Казан урамындагы кешеләргә сорау белән мөрәҗәгать итте: Абхазия һәм Көньяк Осетия мөстәкыйль дәүләтләрме, әллә алар Грузиядә, я булмаса Русиядәме? Сез дә фикерегезне безнең форумда әйтә аласыз.


– Аларның мөстәкыйль дәүләт булып яшәүләренә бер ел булды. Әмма Русия дә, Грузия дә ул илләргә йогынтысын киметми. Йортсыз калганнарга Русиядән акча бүлеп бирделәр, ләкин аларга йортлар төзелми. Осетиннар әлегәчә куышларда яшәвен дәвам итә. Ул акчалар кая киткәндер, беркем белми.

– Шушы көннәрдә генә Көньяк Осетия Грузия белән ике арадагы чикне япты, хәзер алар ирекле, мөстәкыйль дәүләт.

– Осетия Грузия эчендә түгел, Татарстан кебек Русия эчендә булырга тиеш дип саныйм.

– Көньяк Осетия һәм Абхазия, Татарстан һәм үз вакытында Чечня кебек, шулай ук суверен дәүләтләр иде. Ләкин кызганычка каршы аларга дәүләтчелекләрен булдырырга ирек тә бирмиләр һәм һәр омтылышларын кисергә тырышалар. Минемчә, бу Русиянең дә, Грузиянең дә авторитар дәүләтчелеккә омтылуы белән бәйле дип уйлыйм. Халык үзе тырмашмаса, аңа беркем дә көн күрсәтмәячәк. Чөнки ирекне бирмиләр, биргәнне көтеп утырмыйлар, аны яулап алырга гына мөмкин.

– Бу илләр икесе дә Русиядә.

– Бу илләр мөстәкыйль булырга омтыла, ләкин алар ниндидер сәбәпләр аркасында моңа ирешә алмыйлар, төгәл әйтә алмыйм, чөнки кызыксынганым юк.

– Элек безнең ил бик зур иде, кемнәрдер шуны бүлде. Хәзер Көньяк Осетия һәм Абхазиядә атышлар булгалап тора. Анда бик күп руслар яши. Шулай ук Русиядә дә осетиннар да, грузиннар да һәм башка милләтләр дә бик күп яши.

– Аларның мөстәкыйль булуын әлегә ике генә ил, Русия белән Никарагуа гына таныды. Тора-бара аларның мөстәкыйльлеген башка илләр дә танырлар дип уйлыйм. Грузия аларның мөстәкыйльлеген беркайчан да танымаячак, чөнки ул Русия шикелле үк империя. Ә империя, алардан аерылган колонияләрен, беркайчан да танымаячак.

– Бу ике дәүләтнең статусы билгеләнмәгән. Андый дәрәҗәләре төрлечә танылган илләр Төньяк Кипр һәм Косово да бар. Көньяк Осетия һәм Абхазияне Русия белән Никарагуа таныды дип әйтәләр. Ләкин аларның парламентында ул расланмады, тулы рәвештә танылды дип әйтеп булмый. Совет иленнән калган дәүләтләрнең территориаль бөтенлеген саклап калу ул принципиаль мәсьәлә.

– Грузиянең Цхинвалга һөҗүм итүенә бер ел булды. Әлегә алар үзләренең максатларына ирешә алмадылар. Кызыксынуларын тагын да дәвам итәрләр дип уйлыйм.

– Әлегә Көньяк Осетия дә Абхазия дә мөстәкыйльлекне ала алмады. Мин сугышны яратмыйм. Чөнки бик күп кеше үлә, балалар ятим кала. Шуның өчен бөтен илләр арасында килеп чыккан мәсьәләләрне дәүләт җитәкчеләре бер-берсе белән тынычлыкта хәл итергә тиеш.

– Ниндидер бер ил мөстәкыйль булырга теләсә, ул үз халкын асрарлык булырга тиеш. Осетия дә, Абхазия дә үз халкын туйдыра алмый. Русия бюджетыннан гына акча суырып яталар. Шуның өчен мин аларның киләчәктә мөстәкыйль ил була алуына ышанмыйм.

XS
SM
MD
LG