Accessibility links

Кайнар хәбәр

Грузия, Көньяк Осетия һәм Русиядә сугышны искә алалар


Грузия, Көньяк Осетия һәм Русиядә үткән елда бу вакытта булган 5 көнлек сугышны искә алалар. Тифлис һәм Грузиянең башка шәһәрләрендә үлгәннәр истәлегенә бер минут тынлык игълан ителәчәк.

Рәсми мәгълүматларга караганда Грузиядә 200ләп хәрби, 300ләп тыныч кеше үлгән.

Грузиядә Горидан Зугдидига кадәр кешеләр тезелеп басыр, дип көтелә, үлгәннәр рухына багышлап учаклар кабызырга җыеналар, башка чаралар оештырылыр дип көтелә.

Көньяк Осетиядә җомга кичендә сугышның бер еллыгына багышланган зур программа әзерләнгән.
Концертлар, күргәзмәләрнең үткәрелүе планлаштырылган.

XS
SM
MD
LG