Accessibility links

Кайнар хәбәр

Русия һәм Грузия сугыш җинаятьләре турында хисапларын әзерли


Русия прокуратурасы каршындагы Тикшерү комитеты Русия-Грузия низагы барган җирләрдә кылынган җинаятьләрне тикшерү вакытын озайтты.

Җинаять эшләре геноцид, күпләп юк итү мәддәләре белән ачылган иде. Бу эшләрдә Русия Грузияне гаепли.

Тикшерү комитеты башлыгы Владимир Маркин әйткәнчә, тикшерү февраль аенда тәмамланырга тиеш.

Кичә Грузия хакимиятләре, шушы хәрби низагка бәйле хәлләр турында үзенең хисабын тәкъдим итте.

Грузиянең реинтерграция министры Тимур Якобошвили, алар җыйган документлар хәрби низагъның Русия тарафыннан башлануын раслый, дип белдерде.
XS
SM
MD
LG