Accessibility links

Кайнар хәбәр

Театрга суфилар килде


Казанда Инго Талеб-Рәшит суфичылыкның сәнгать белән бәйләнеше турында кичә уздырды. Динчеләр чараны кабул итмәде.

Г. Камал театрында “Суфичылык һәм бию театры” дигән лекция уза дигән чарага ислам дине вәкилләре бөтенләй диярлек килмәгән иде. Анда театр артистлары һәм сәнгать белән кызыксынучы 60-70ләп кеше булгандыр.

Игъланда язылганча, Алманиядән килгән суфи традицияләре шәехе, биюче, актер, укытучы Инго Талеб-Рәшит суфичылык һәм театр арасындагы бәйләнеш турында сөйләде. Аның сүзләренчә, элекке заманнарда ирләр ауга киткәнче, сәфәр уңсын дип дога кылу буларак биюләр оештырган.

“Тора-бара бу үсеш алган. Һәм алар изге биюләргә әйләнгән”, ди Инго Талеб Рәшит.

Аның әйтүенчә, һәр сәнгать кешесе сәхнәгә чыгар алдыннан ниндидер борчылу, курку кичерә. Һәм моны “җиңү”өчен ул Казанда зөкер ярдәмендә ике көнлек лекцияләр оештыруын әйтте.

Суфичылыкны модернизацияләү

Ислам кануннары нигезендә яшүчеләр бу чарадан башкачарак мәгънә көткән иде, күрәсең. Чөнки соңгы вакытта Татарстанда суфичылык белән бәйле шактый сүзләр таралды. Хәтта мөфтияткә “якын булмаган” имамнарны суфичылыкта гаепли башладылар.


Ә бу чарада зөкер ул бию, хәрәкәтләр, тын алу мәгънәсендә тасвирланды.

Мисал өчен шәригатьне тотучы Г.Камал театры артисты Фәнис Җиһанша әлеге кичәдә ишеткән-күргәннәрне режессер Фәрит Бикчәнтәев җитәкчелегендә 5 еллап куллануларын әйтте.

“Мин моны суфичылыкны модернизацияләү дип аңлыйм. Ягъни сәнгатькә кагылышлы өлкәдә аны куллану үрнәкләре күрсәтелә”, ди Җиһанша.

Аның әйтүенчә, алар тәкъдим иткән әйберләр бу Коръән-хәдискә туры килә.

“Төп мәгънә - Аллаһы белән кеше арасында арадашчы булмау, ягъни зөкер итү. Алар Аллаһыга буйсынуны пропагандалаучылар”, ди ул.
XS
SM
MD
LG