Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 09:00

Август аеның беренче атнасында татарстанлылар тагы хикмәтле яңалыклар белән шаккатыра. Алар корылык афәтенә сер бирмичә, мул гына икмәк суктыралар, сыерларны очкычка төяп кайтарып роботлардан саудыралар, Шәһри Болгарны тергезергә керешәләр.

Ниһаять, бу көн дә килеп җитте. 07.08.09. Бу сан 2009 елның 7 августы дигәнне аңлата. Хәзер кешеләр ниндидер маҗарага, хикмәткә сусаган. 2000 елның беренче сәгатьләрен ничек көткән иделәр. Әмма яңа гасырның 00.00.00 мизгеле гаҗәпләнерлек вакыйгалар алып килмәде. 2008 елның сигезенче аеның сигезенче көнендә Казанда никахлашучыларның саны берничә тапкыр арткан иде. Ә быел менә 07.08.09 көнне туй үткәрү бигрәк тә дәрәҗәле дип санала. Шәһәр тагы бизәлгән машиналар белән тулды. Яшьләр, кризис, илдә корылык дип тормый, туйларын мул һәм матур итеп үткәрергә тырыша.

Татарстанда туйлар гөрли



Корылык: икмәкне кая куярга?

Гомумән, Татарстанда гадәти хәлләр кешечә түгел. Әйтик, корылык килгән дибез. Кайдадыр саранчалар игеннәрне кимереп бетергән. Ә Татарстанда хәл башкачарак. Шулай да 300 мең гектар юкка чыккан диләр. Республиканың көнчыгышында җирдәге ярыкларга чыбыркы сабы да, көрәк тоткасы да тыгып була. Шул ук вакытта кайбер районнарда һәр гектардан 30-50 центнер икмәк җыялар.

Дәүләт Думасының Аграр комитетында беренче урынбасар булып утыручы Айрат Хәйруллинның «Красый Восток» басуларында икмәк ишелеп уңган.

Кайбер районнарда былтыргы икмәк тә тотылмаган. Югары Осланда ашлыкны куярга урын юк диләр.
Ә бит гадәттә корылык елны маллар күбенеп, ачтан үлә башлый, кешеләр ябыга. Татарстанда исә 3-4 миллион тонна уңыш җыеп алмакчы. Гадәттәгедән кайтышрак әлбәттә. Былтыр иген 6 миллион булган иде. Үстергән икмәкне дәүләткә сату бәясе тагын кимегән. Димәк, икмәк үстерү зур табыш китерми. Күрәсең, шуңа күрә күршедәге Киров өлкәсендә һәм башка төбәкләрдә меңнәрчә гектарга бернидә чәчми калдырып, күпме ягулыкны, акчаны янга калдыралар.

Каршы алыгыз: бер көтү сыер очып килә!

Бу атнада шаккатыргыч вакыйга булды. Аграрниклар Казан халыкара һава мәйданына зур кунак каршылаган кебек җыелдылар. Күктән «Boeing 747-400» очкычы килеп төшкәч, авыл хуҗалыгы министрлыгы түрәләре очкыч мәйданына йөгерде. Австралиядән килеп төшкәч очкычка буаз сыерлар төягәннәр. Сыер төйи торган очкычларны бушатучы җайланма Казанда махсус корылган икән. “«Expo-Trade» и «Wellard» кампанияләре аша алынган бу маллар 17 сәгать дәвамында һавада очып килеп, Апас районының “Рәхимов” исемендәге хуҗалыгында төпләнәчәк. Барлыгы 400 сыер кайтыр дип көтелә. Үзебезнең иң уңган сыерлар тәүлегенә бер-ике чиләк сөт бирсә, бу маллар 5 чиләк сөт саудыра икән. Аларны караучылар фән кандидаты булырга тиеш дип уйласагыз, ялгышасыз. Андый көтүчеләр кирәкми. Сыерларны 16 робот савачак.

Бу сөтлебикәләр өчен махсус мал сарайлары бар. Анда мал азыгын кеше түгел, машина тарата. Сыерлар башта 10 көн табигать кочагында ял итә, аннары алар бозауларга тиеш, ә менә шуннан соң инде чиләк-чиләк сөт бирәчәкләр. Бер-ике елдан соң яңадан бозаулатыр өчен аларга чит илдән үгез орлыклары кайтарачаклар.
Элегрәк чит илләрдән кайтарылган сыерларны районнарга тараткач, кайбер авылларда мондый сыерларның бер өлеше җан тәслим кылган иде. Бу юлы Австралия сыерларының нәселе корымас дип уйларга кирәк.

11 миллион сум акча белән татар кызы югалган

Пермь өлкәсендә бер инкассатор 250 миллион акча урлап, тиз генә тотылган иде. “Райфайзенбанк”ның Казандагы бүлекчәсендә эшләүче кассир ханым (24 яшьлек татар хатыны!) көтмәгәндә ире һәм кызы белән каядыр ял итәргә киткән. Аның кулы астындагы 11 миллион акча да югалган. Үтереп ташламадылар микән бу ханымны, дип борчыла җәмәгатьчелек. Милиция исә аны акча эләктергән өчен сорау алу өчен эзли. Бик күпләр аның шулкадәр зур сумманы эштән эләктергән өчен мактый да әле.

Алтынчәч ял итә, Айсылу казый


Соцгородтан Казан кирмәненә кадәр метро казу башлануын хәбәр иткән идек. Үткән пәнҗешәмбедә Кәҗә бистәсеннән җир асты юлы Казан Кирмәненә барып тоташты. “Алтынчәч” исемле казу машинасын хәзер бер ай буе көйләп, майлап, чәчәләрен тараганнан соң, яңадан җир асытына төшереп җибәрәчәкләр. Хәзергә әле Заводская тукталышын дагы жир асты юлын “Айсылу” исемле казып бара.

Шәһри Болгар һәм татар язмышы

Ә хәзер иң мөһим вакыйга турында. Татарстанның иң газиз, иң кыйммәтле байлыгы нәрсә дип уйлыйсыз? Казан Кирмәнеме, “КамАЗ”мы, әллә җир мае коеларымы? Акыллы кешеләр фикеренчә, мең ярым ел элек оешкан Болгар дәүләтенең һәм Алтын Урда империясенең мәркәзе булган Шәһри Болгар кебек тарихи һәйкәл Руссиядә башка юк. Анда 7-8 гасыр элек төзелгән биналар әле дә бар. 1722 елда урыс патшасы Петр Беренче Болгарга килеп, бу һәйкәлләрне сакларга фәрман чыгарган. Бу Русиядә тарихи һәйкәлләрне саклау буенча беренче рәсми карар булган. Екатерина Икенче, татарча әйтсәк Әби патша 1767 елда Болгарга сокланып, мәчетне җимерерүче Лука архирейны – Аксак Каратунны тәнкыйть утында яндырган. Патшалар үлә тора, вакыт һәм карагруг көчләр үзенекен эшли тора. 1841 елны Болгардагы Җәмигъ мәчетенең Олы манарасы һәм ханнар төрбәсенең бер өлеше җимерелгән. Совет чорында Аксак Тимер тарафыннан җимерелгән бу шәһәр бөтенләй онытылып торды.

Узган гасырның 60 елларында биредә археологлар эшләде, музей-тыюлык корыла башлады. 1990 еллар башында мондагы юлларга, яр буйларына кул тидерделәр. Тарихи музей киңәйде, кешеләр килә башлады. Әмма барыбер хәрәбәләр һәм тарихи тынлык артык үзгәрмәде. Хәзерге чорда мондый тарихи ядъкәрнең әһәмияте арта. 7 август – мөбәрәк җомга көнне Татарстан Президенты Миңтимер Шәймиев катнашлыгында Шәһри Болгарда зур утырыш үтте. Анда мәдәният министрлыгы һәм башка кирәкле даирәләр катнашлыгында тиз арда тиз арада Болгарны яңа дәрәҗәдә үстерү, саклау, өйрәнү, туристлар китерү, андагы социаль шартларны яхшырту турында зур сөйләшү булды. Димәк, Болгарга да аңа лаеклы дәрәҗәдә игътибар бирер заман җитте. Менә шулай - дөнья бер яктан җимерелә, икенче яктан тергезелә. Татар халкының үзе кебек.

Шагыйрә Флера Тарханованың “Ватаным Татарстан” газетында 7 август санында “Болгар җире” дигән шигыре басылган. Анда шундый юллар бар:

Болгар җире

Болгар җире – элгәрләрнең җире:

Җаннар гына түгел, тамыр бәйле

Алар рухы иңгән җир белән.

Әледән-әле яулар үткән саен

Болгар туфрагының һәр учмасы

Сугарылган кан һәм тир белән.

Татарларның бүгенгесе тоташ

Бакыйдагы угыз, кыпчакка...

Колак салсам тынып, мин аларның

Ничә катлам аша сыктауларын

Ишеткәндәй булам кайчакта.

Сыктый алар җирен югалтканга,

Кылычыннан үткәч башканың.

Ыңгыраша таптап киткән саен

Күмелеп яткан кабер ташларын,

Илен яклап чапкан яугирләрнең

Гарасатта салган башларын.

Хәрабәгә калган шәһри Болгар

Үткәннәрне оныттырмас өчен

Варисларын җыя барыбер.

Борынгылар корган хөр дәүләтне,

Күз алдына китереп, хет уйларда

Торгызсыннар диеп тагы бер.

Болгар җире – ата-баба җире:

Шунда безне мең дә йөз ел элек

Чын мөселман иткән бер Хода.

Һәрбер яуда киткән шәһитләрнең

Рухларына барып җитсен иде

Изге җирдә кылган һәр дога.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG