Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 12:52

Русиядә бер атнада бензин бәясе 0,5% үскән


Русиядә бензин бәясе бер атнада ярты процентка үскән, ә ел башы белән чагыштырганда арту – 4% артык. Бу хакта Федераль статистика хезмәте хәбәр итте. Ягулыкның уртача бәясе - 20 сум 67 тиен.

Бензин бәясе Русиянең 53 төбәгендә күтәрелгән. Әмма 4 төбәктә бәяләр төшкән булган.

Ягулык бәйләре Русиядә соңгы 11 атнада бер туктамый үсеп бара. Финанс кризис аркасында нефть бәяләре төшкәннән соң, бензин хакы төшкән иде.

XS
SM
MD
LG