Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 12:59

НАТО башлыгы Әфганстанда хәрбиләр санын арттырырга чакыра


НАТОның яңа генераль секретаре Андерс Фог Расмуссен Әфганстанга күбрәк гаскәр җибәрергә чакырды. Бу хакта ул BBC радиосына биргән әңгәмәдә әйтте.

Соңгы көндә генә Әфганстанда тагын 7 солдат үлде. АКШ хәрби җитәкчелеге әйткәнчә, аларның 4се юлга куелган бомба шартлаганда үлгән. НАТО, калган 3 солдат, илдә булган һөҗүмнәр вакытында һәлак булды, дип хәбәр итте.

Әфганстанда хәрби чаралар барган 2001-2004 елларда АКШ һәм башка халыкара көчләрдән бик күп хәрби үлде.

XS
SM
MD
LG