Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 13:06

Русия премьер-министры Владимир Путин 6 август көне бер көнлек сәфәр белән Анкарага килеп-китте. Төрек киңкүләм мәгълүмәт әсбаплары шушы визитка зур әһәммият бирде.

Haber Turk (Хәбәр Төрек) телевидениесенең “Төркия-Русия мөнәсәбәтләре” исемле мәхсүс програмы турыдан-туры тапшыру рәвешендә икеярым сәгать дәвам итте. Програмны Йигит Булут алып барды һәм профессорлар Хәсан Көни белән Надир Дәүләт шушы програмда комментарлары белән катнашты.

Барлык телевидениеләр Путин визитын һәм аның Эрдоган белән матбугат конференциясен турыдан туры җанлы тапшырды. 15 дәүләтара, тулаем 20 килешү белән беркетмәгә кул куелды. Шуларның күбесе энергия турында иде. Бер протоколга италиан премьеры Берлускони да кул куйганлыктан ул да мәтбугат конференциясенә кушылды.

Газеталарның интернет битләрендә чыккан рубрикалар төрекләрнең Путин очрашуыннан дулкынланган булувын күрсәтте. Акшам “Өчле югары очрашудан килешү чыкты”, Һүрриет “Гасыр имзалары”, Сабаһ “Гасыр килешүе”, Ватан “Анкарада тарихи имзалар” һәм Заман “Эрдоган белән Путиннан тарихи имза” дигән баш исемнәр белән шушы килешүләр турында мәгълүмәт бирде.

Путин һәм Эрдоган матбугат очрашуында
Премьер Эрдоган матбугат конференциясендә журналистларга кыскача шуларны әйтте: «2008 елда ике арадагы сәүдә күләме 40 миллиард долларга иреште, төрек төзүчеләре Русиядә бугенгә хәтле 1152 проектта катнашты. Буген исә атомтөш энергия белән бәйле ике килешүгә кул куйдык. Монан тыш мәдәни аралашу өлкәсендә һәм төрле ширкәтләребез арасында тулаем 20 документка кул куелды.

Путин белән күрешүдән соң италиан премьеры Берлускони да катнашкан өчле очрашу булды. Италия энергия өлкәсендә тыгыз мөнәсәбәте булган бер ил. Бу өчле очрашуда Зәнгәр Агым газ үткәргечен озайту, Самсун белән Җәйһан арасында нефть үткәргече салу проектлары тикшерелде.»

Табигый, бу килешү һәм протоколларга кул куелуы ике ил арасындагы ышанычның арткан булуына ишарә итә. Ләкин Кара диңгез ярындагы Самсуннан Урта диңгез ярындагы Җәйһанда 550 км озынлыктагы нефть үткәргечен салу өчен кимендә 2 миллиард доллар, ә Аккуюда атомтөш электр станциясен төзү өчен 18 миллиард доллар акча кирәк. Башка зур проектларга кирәк булган микъдарларны санап та тормыйбыз.

Кыскасы, экономик кризисның тискәре тәэсирләренә сабышкан бу ике ил акчаны каян табачак? Аеруча Русия белән Төркиянең бу дәрәҗәдә якынлашуына Европа Берлеге белән АКШ нинди бәя бирәчәк? Өстәвенә Кавказда Грузия белән Руссия, Әрмәнстан белән Азәрбайҗан арасындагы низаглар чишелмичә торып бу районнан узган үткәргечләрнең именлеге ничәк тәэмин ителәчәк кебек катмарлы мәсьәләләр бар.

Анкарада Greenpeace протесты
Төрек мәтбугаты Путинның визитына энергия килешүләре күзлегеннән генә бәя бирде. Ә татар-башкортлар, чәркәсләр кебек Русия шартларында төрле басымга дучар булганнарның Төркиядә аз санда булса да туганнары бар. Алар азмы-күпме Мәскәүнең басымына ризасызлыкларын белдереп тора.

Дөрес, бу вак протестлар Анкараның икътисади сәясәтен үзгәртүгә китерми, әмма Анкараның Русиядәге бу тугандаш халыкларга дикъкать итүенә дә сәбәп була.

Путин визиты сәбәпле Анкарада Greenpeace, ягъни яшел тынычлык хәрәкәте белән Истанбулда чәчәннәрнең протестлары булды. Радикал газетасының 1 август санында др. Гөнүл Пултарның татарларга ясалган басымнар турында мәкаләсе дөнья күрде. Шушы мәкаләгә коментар язган др. Фазыл Агиш төрек хөкүмәтен вазыйфага чакырды, Хәбәр Төрек телевидениесенең 6 август тапшыруында исә проф. Дәүләт Русиядә кеше хокукларының бозылувын һәм азчылыкларның туган телдә белем алуларының тыелган булувын искә төшерде.

Кыскасы, 6 августта Анкарада көчле Путин җиле исте һәм Төркия бу җил белән киләчәк янгыр зур бәрәкәт китерәчәк дип ышана.

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG