Accessibility links

Кайнар хәбәр

Туристик ширкәтләр Онищенкодан аңлатмалар көтә


Русиянең Туризм индустриясе берлеге президенты Сергей Шпилько, туристик ширкәтләр Куллану базарларын күзәтүче федераль оешмадан H1N1 гриппының таралуына карата аңлатмалар алмадык, диде. Туристик ширкәтләрнең уртак белдерүендә язылганча, бу грипптан үлүчеләр саны гадәти грипптан һәлак булучылардан әлләни аерылмый, дип әйтелә.

Русиянең баш санитар табибы Геннадий Онищенко кешеләргә чит илләргә ялга барырга киңәш итмәгән иде. Аерым алганда ул балаларга Британиягә укуга, яки җанатарларның Уэльстагы футбол уенына бармаска тәкъдим иткән иде.
XS
SM
MD
LG