Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 05:04

Грузия, Көньяк Осетия һәм Русиядә үткән елгы сугышны искә алалар


Грузия, Көньяк Осетия һәм Русиядә үткән елда бу вакытта булган 5 көнлек сугышта һәлак булганнарны искә алдылар.

Күп урыннарда мәтәм чаралары бара. Грузиядә бер минутлык тыңлык игълан ителде. Үткән елдагы сугышта Грузиядә 200ләп хәрби һәм 300 тыныч кеше һәлак булган иде.

Көньяк Осетиядә, Русиянең тынычлык саклау көчләре торган урында баш ию Хачы куелды. Анда 67 хәрби үлгән булган. Цхинвалда, үлгән 162 җирле кеше рухына дога кылдылар.

Мәскәүдә Изге Мәсих Чиркәве янында җомга кичендә 8 мең шәм яндырылды.

Русия һәм Мәскәү Патриархы Кирилл 8 август төненә каршы башланган сугышта үлүчеләр рухына дога кылды.
Бу орышта православ халыклар зыян күрде, диде Кирилл.

XS
SM
MD
LG