Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 03:27

Пакстандагы Талибан җитәкчесе үзара атышуны кире какты


Пешавар – Пакстандагы Талибан җитәкчесе үзенең кыр командиры белән атышуы турында хәбәрләрне кире какты.

Шимбә көнне Пакстанның эчке эшләр министры Рахман Мәлик, талиплар җитәкчесе Вәли Әл-Рахман белән кыр командиры Хәкимулла Мәсһүд арасында атышулар булган һәм аларның берсе һәлак булган, дип хәбәр иткән иде.

Якшәмбедә Вәли Әл-Рахман үзе Reuters агентлыгына шалтыратып, бу хәбәрне кире какты һәм үзенең дә, Хәкимулла Мәсһүднең дә исән-сау булуын хәбәр итте.

XS
SM
MD
LG