Accessibility links

шимбә, 10 декабрь 2016, Казан вакыты 02:18

АКШ Иранда тоткарланган өч туристны җибәрергә таләп итә


Вашингтон – Иранда тоткарланган өч американ туристын иреккә чыгарырга сорап, Вашингтон Тәһранга “көчле сигнал” җибәргән.

Бу турында американ президентының иминлек киңәшчесе Дҗэймс Дҗонс якшәмбедә NBC телевидениесенә әйтте. Аның сүзләренчә, Иран рәсмиләре өч туристның Иранда сак астында булуын рәсми таныган.

Бу туристлар – ике ир-ат һәм бер хатын-кыз – узган айда Гыйракта тауларда йөргәндә, ялгыш Иран чиген үтеп кергәч, тоткарланган.

XS
SM
MD
LG