Accessibility links

Кайнар хәбәр

Майорка утравында тагын шартлау булган


Пальма де Майорка – Якшәмбедә Испаниянең Майорка утравында тагын бер шартлау булган. Корбаннар турында хәбәр ителми.

Килгән хәбәрләргә караганда, билгесез кеше ЭТА төркеме исеменнән полициягә шалтыратып, бер ресторанда бомба куелу турында кисәткән.

Соңгы көннәрдә Майоркада берничә һөҗүм булган иде. 30 июльдә машинага куелган бомба шартлау нәтиҗәсендә ике полиция хезмәткәре һәлак булды.

Бу һөҗүмнәр өчен җаваплылыкны баскларның ЭТА төркеме үз өстенә алган иде.
XS
SM
MD
LG