Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 03:35

Ингушетия президенты хастаханәдән чыга


Мәскәү – Ингушетия президенты Юнысбәк Евкуров дүшәмбе көнне хастаханәдән чыгарга тиеш. Бу турыда аның матбугат вәкиле хәбәр итте.

22 июнь көнне Евкуровка ясалган һөҗүмнән соң ул авыр хәлдә Мәскәү хастаханәсенә китерелгән иде.

Матбугат вәкиле хәбәрендә Евкуровның Ингушетиягә кайчан кайтуы һәм вазыйфасына кайчан керешүе турында төгәл әйтелмәгән.

XS
SM
MD
LG