Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 23:13

Өремчегә килүче очкыч кире Әфганстанга җибәрелгән


Пекин – Кытайның Синхуа агентлыгы хәбәр итүенчә, Әфганстаннан Синҗан башкаласы Өремчегә очкан очкычта бомба бар, дигән хәбәр килгәннән соң, ул кире Әфганстанга борып җибәрелгән һәм Кандагар аланына төшеп утырган.

Баштарак шул ук агентлык бу очкыч кулга алынган, дип хәбәр иткән иде. Соңнан анда бомба бар, дип әйтелде.

Ул арада, Кандагар һава аланы рәсмие Насыр Хан сүзләренчә, очкычны боруның сәбәбе - бомба янавы түгел, ә ниндидер билгесез техник сәбәп булган.

XS
SM
MD
LG