Accessibility links

Кайнар хәбәр

Болгарны ил белән


Президент Шәймиев Болгарны үстерү фондын эшләтеп җибәрергә кирәк дип белдерә. Ноябрь аенда Болгар тыюлыгын үстерү программасын тәкъдим итәргә дә боерды.

“Интурволга” ширкәте вәкиле Диләрә Зарипова сүзләренчә, әгәр дә Болгар турында җитәрлек реклам ясалса, Казаннан даими билгеле бер көннәрдә көймә йөреп торса, бүген үк изге җиргә баручылар берничә тапкыр артыр иде. Казанның үзеннән җәй көне бары тик ике көймә генә Болгарга барып кайта икән. Бүгенге мөмкинлекләр дә әлегә тулысынча кулланылмый дигән фикердә Зарипова.

Көймәдә Болгарга килүчеләр саны узган ел 10 мең тирәсе булды дип белдерә ул. Бу санга башка шәһәрләрдән килүче круиз сәяхәтчеләре дә керә.

Мөмкинлекләр чикләнмәгән

Татарстан хөкүмәте башлыгы урынбасары, мәдәният министры Зилә Вәлиева ел әйләнәсендә төрле юллар белән Болгарга килүчеләр саны 40 мең дип белдерә. Вәлиева сүзләренчә, сәяхәтчеләрне 500 меңгә, хәтта аннан да күбрәккә җиткерергә мөмкин.

Туристларның 70%-ы Болгарга автобус һәм машиналарда килә. Әлеге шәһәр яр буенда урнашкан. Замана таләпләренә туры килгән туктау урыны булмаганга Иделдә йөзүче 5 көймәнең 4-се Болгарга сәлам биреп кенә китә, дип белдерә җитәкчелек.

Зилә Вәлиева фикеренчә, Болгарны төньяк Мәккә һәм сәяхәтчеләр үзәге итәргә дә була. Кунакларга хезмәт күрсәтү челтәрен булдыру, саклагычларга җыелган 110 меңләп экспонатны күрсәтү урыны төзү, студентлар өчен болгар цивилизациясен тикшерү фәнни академик үзәк ачу – бар мөмкинлекләрнең бер өлеше генә.

Авыл да тарих

Болгар дәүләт тарихи-архитектура тыюлыгы башлыгы Рафаиль Мәхмүтов исә, программа кабул ителә калса, иң беренче чиратта килүчеләргә шартлар тудырырга кирәк ди. “Беренчедән, килгән халыкка монда кунарга, ял итәргә, тарихны карарга шарт тудырырга кирәк. Халык өчен булырга тиеш. Халык моннан киткәч бөтен кешегә сөйләрлек булсын”, дип белдерә Мәхмүтов.

Дөрес, Спас районы башлыгы Камил Ногаев әйтүенчә, Болгарда 2 кунакханә төзелгән инде. Әмма Мәхмүтов ял итү урыннары тыюлыкның үзенеке булырга тиеш ди. Кунакханәләрне дә ул бөтен кулайлыклары тудырылган авыл өйләре рәвешендә күз алдына китерә.

Шулай ук Мәхмүтов тыюлык эчендәге авылны да саклап калу ягында. “XVII гасырда монда чиркәү салган вакытта урнашкан кешеләр булган. Бу йортларны саклап торабыз. Ул да тарих бит”, ди Мәхмүтов. Җәмигъ мәчете белән кече манарага барган вакытта әле дә ташландык йортлар хозурны бозып тора. Мәхмүтов фикеренчә, аларны күчерү кирәк. Республикадагы торак программасы аша әлеге мәсьәләне тормышка ашырып булыр иде, ди ул.

“Бер йортны үзебез сатып алып күчергән идек. Астында болгар чорына караган бик зур гына бина булып чыкты. Без аны хәзер халыкка күрсәтәбез. Археологлар һәм галимнәр калган йортлар астында да биналар бар дип белдерә”, ди Мәхмүтов.

Бер фонд булган инде


1992 елда Болгар фонды оешкан булган инде. Аның аша күп кенә акчалар да үткән. Мәхмүтов сүзләренчә, ул вакытта көймәләр яр буена килерлек итеп Иделнең төбен казу гына күзгә күренерлек эш булган.

Шулай ук Мәхмүтов тарихи корылмаларны киләчәк буыннарга саклап калу өчен ноябрь аенда тәкъдим ителәчәк программада аерым юллар кирәклегенә дә басым ясый.

“Безгә уртача 60 мең турист килә. Аның 30 меңе билет ала. Без алмаучыларны мәҗбүр итә алмыйбыз. Икенче яктан караганда халыкның үз тарихын килеп карарга хокукы бар. Ул бит безнең тарих. Тарихны сатып булмый аны”, ди Мәхмүтов.
XS
SM
MD
LG