Accessibility links

якшәмбе, 11 декабрь 2016, Казан вакыты 17:04

Кырымда XIV-нче төрки дөнья яшьләре көннәре ачылды. 45 ил яки төбәктән килгән кунакны Мостафа Җәмилов демократик ысуллар белән көрәшергә чакырды.

Беренче чыгыш демократияне яклап

Кырымдагы Ялта шәһәрендә 14 август көненә кадәр дәвам итәчәк бу корылтай ачылышында беренче булып кырымтатарлары юлбашчысы Мостафа Җәмилев чыгыш ясады. Ул төрки милләтләрнең иҗтимагый вә сәяси хәрәкәтләрен тыныч юллар белән демократик кысаларда эш алып барырга чакырды. Җәмилов, төрки халыклар үз хокукларын яклар өчен демократия белән дус булырга тиеш, дип саный. Шулай ук ул төркиләр яки татарларның дошманнары да барлыгын һәм аларның да демократиягә каршы булуын әйтте.

Җәмилов совет чорында Кырым ярымтуравында төрки-мөселман халкы сөрелде, аның мәдәнияте һәм дине юк ителде, дип сөйләде. "Без инде кире кайттык. Тик авыр хәлләрдә калсак та, үз хокукларыбызys яклар өчен тыныч юлларны гына кулландык. Башка төрки халыкларны да бары тик демократик ысуллар белән генә эш йөртергә чакырам", диде ул.

Кырымда татарлар һәм кеше хаклары

Кырымда узучы корылтайда яшьләр "Кырымтатарларының милли көрәше үткәне һәм киләчәге. Кеше хокуклары" исемле гамәли җыелышта да катнаша. Гомумән, бу төрки чараны оештыруда Кырымдагы һәм Төркиядәге кырымтатар оешмалары вәкилләре дә актив катнаша.

Йосыф Акчуралар башлаган

Кырымга 40-тан артык төбәктән 194 делегат килде. Кунаклар һәм күзәтүчеләр, журналистлар белән алар саны 300-гә якынлаша. Чараны оештыруда Бөтендөнья төрки яшьләр берләшмәсе (1992) һәм кайчандыр Йосыф Акчура корып калдырган "Төрек учаклары" исемле (1906) оешмалар башлап йөри.

Мәдәни агарту эшләренә игътибар зур

Программада яшь төрки әдипләр, журналистлар җыелышлары да бар. Кунаклар кырым милли хәрәкәтендә, кырымтатар милли мәҗлесенең эш җирендә дә булачак. Мондагы татарларның тарихи каберлекләрен, мәчетләрен дә караячаклар. Шулай ук делегатлар үз милли мәдәниятләрен аңлатучы кичәләр оештырачак.

Тел, мәгариф экология . . .

Оештыручылар фикеренә күрә, кайчандыр Казанда ясала башлаган бу Төрки яшьләр көннәре сәяси фикер аланнары, мәдәни чаралары белән үзенә тартып тора. "Безнең төп максатыбыз – берләшү, дуслашу", ди алар.

Бу корылтайны ясауда башлап йөрүче Бөтендөнья төрки яшьләр берләшмәсе дә 1992 елда Казанда оешкан булган. Анда төрки дөньяның "Азатлык" татар яшьләре берлеге, Башкорт яшьләр иттифагы кебек 30-дан артык оешма керә һәм алар тел, мәгариф, мәдәният, экология проблемалары белән шөгыльләнә.

Русиядәге татар мәктәбен якларга телиләр


Бетү яки урыслашу куркынычы туган яки туган илендә хокуклары кысылучы төркиләрне яклап Ялтада карарлар кабул ителер дип көтелә. Әйтик, Кырымга кайткан татарларның туган нигезләре кире кайтарылмавы, йорт салыр өчен җирләр бүленеп бирелмәве борчый. Шулай ук Русия төркиләре, аерым алганда татар-башкорт мәгарифенең аяныч хәле, дәүләт даирәләренең Сталин чорында исән калган татар мәктәбен юк итәргә теләвенә дә алар каршы чыгарга җыена.

Татар яшьләре юлбашчысы килә алмаган

Кырымдагы корылтайда "Азатлык” татар яшьләре берлегенең гамәлдәге рәисе Дамир Шәйхетдинов катнаша алмый. Бу журналистны "Чаллы яшьләре" газетында басылган бер язма өчен тоткарлап калганнар. Аның өстеннән мәхкәмә эшләре бара.

Килә алучыларны да кисәтеп куйганнар

Кырымда Идел-урал татар яшьләре төркеме җитәкчесе буларак "Азатлык"ның элекке рәисе, Халыкара төрки яшьләр оешмасының шәрәфле рәисе Тәлгать Әхмәдишин килгән. Аны да юлда тоткарлап кисәтеп куйганнар. Югыйсә, бу юлы ул Чаллыдан алданрак чыгып та киткән булган. Әхмәдишиннең тоткарланулар буенча тәҗрибәсе зур. Әйтик, быел ул 22 майдан 26 майга кадәр Азәрбайҗан башкаласы Бакуда Халыкара төрки яшьләре берлеге лидерларының очрашуына барган булган. Ул вакытта да "хокук органнары аны Бакуга җибәрмәү өчен шактый тырышкан".

фикерләрне күрсәт

XS
SM
MD
LG