Accessibility links

Кайнар хәбәр

Рамзан Кадыйров: “Мин Путинны яратам”


Чечня Республикасы президенты Рамзан Кадыйров “Азатлык” радиосының рус редакциясенә махсус әңгәмә бирде. Чечнядагы һәм гомум Кавказдагы хәлләр хакында бу сөйләшү.

Рамзан Кадыйров белән аның Чечнядагы эш урынында “Азатлык”ның рус редакциясе журналистлары Данила Гальперович белән Олег Кусов һәм “Азат Европа” радиостанциясе хезмәткәре Грегори Файфер очрашып сөйләште.

Журналистларның беренче соравына җавапта ук Рамзан Кадыйров киләчәктә Чечняның Русия Федерациясендәге иң чәчәк аткан төбәк булачагына ышануын әйтә.

“Минем үземнең программам юк. Без Чечняның беренче президенты, минем әтием эшләп калдырган программаны тормышка ашырабыз.Бездә барлык социаль мәсьәләләр дә хәл ителәчәк һәм эш урыннары булдырылачак, - ди Р. Кадыйров. – Мин иң яхшы иминлек булдырачакмын. Халык рәхәтләнеп яшәрлек мул тормыш тәэмин итәчәкмен”.

Рамзан Кадыров белән әңгәмә
please wait
урнаштыру коды

No media source currently available

0:00 0:04:10 0:00


Рамзан Кадыйров үзенең яхшы җитәкчеләр командасын булдыруын әйтә. Мин дә бу команданың бер әгъзасы ди ул тыйнак кына.

“Мин үз халкымның улы һәм мин аның өчен җанымны да фида итә алам. Моны Кадыйровлар нәселе күп тапкырлар раслады. Минем әтием дә, беренче чиратта, үз халкы өчен гомерен салды. Бүгенге көндә мин халык президенты. Шул ук вакытта мин Русия Федерациясе куйган чиновник. Кремль Русиянең киләчәген билгели, ул дөрес хәрәкәт итә һәм мин аңа буйсынам, аның барлык программаларын үтим”.

Журналистларның бүгенге көндә Чечнядагы дини рухият турында, аның Русия кануннарына туры килү-килмәве хакындагы сорауга Р. Кадыйров түбәндәгечә җавап бирә:

“Бездә Русия кануннары да, Русия һәм Чечня Конституциясе дә 100 процентка гамәлдә. Бу безнең сайлаган юлыбыз. Бүген бездә электән килгән гадәти ислам. Һәм без бүген, Русия кануннарын бозмыйча, үз сәясәтебезне булдырабыз. Бу безгә һич комачауламый – без мәчетләр дә төзибез, изге урыннар да ачабыз. Аннан без чиркәүләр дә төзибез. Чечня Республикасында бу җәһәттән тулы сүз һәм дин иреге, демократия – кем нинди динне кабул итәргә тели – рәхим итсен”.

Чечня кыргый көнбатыш түгел

“Азат Европа” радиостанциясе хезмәткәре Грегори Файферның :”Көнбатышта Чечня “Кыргый Көнбатыш” сурәтендә күз алдына китерелә. Биредә бик куркыныч дигән фикер таратыла. Ни өчен бу шулай?”, - дигән соравына Рамзан Кадыйров бу караш белән килешмәвен белдерә.

“Чечня ул – Русия Федерациясенең бер өлеше һәм бездә аның барлык кануннары да төгәл үтәлә, - ди Рамзан Кадыйров. – Кемдер безне кеше хокукларын бозуда гаепли. Әйе, чынлап та, андый хәлләр була, Ә кайда юк алар. Без хокук бозулар булган очракларны ачыклыйбыз һәм гаеплене, кем булуына карамастан, милиционермы ул, махсус хезмәтләрдә эшлиме, андый кешене ачыклыйбыз һәм хөкем итәбез. Без сугыш кичергән республика. Бездә 51 дәүләтнең вәкилләре булды һәм алар суверен Русия дәүләтенең бөтенлегенә каршы вәкилләр иде. Алар безнең республика аша Русияне таркатырга теләде, ә эшләре барып чыкмагач, әлеге Чечня Республикасын гаеплиләр”.

Грозныйдагы Әхмәт Кадыйров исемендәге мәчет



Төньяк Кавказның киләчәк язмышына бәйле сорауда журналистларның Чечня президентының федераль төбәкләрнең чикләрен үзгәртү кирәкме дигән мәсьәләдә фикерен беләсе килә.

“Кемгә кирәк бу? Менә бездә Кавказда аерым төбәкләр бар. Кемгә кирәк артык проблемалар тудыру, - ди Рамзан Кадыров. – Мин бу мәсьәләгә бөтенләй дә кысылмыйм. Мин Чечнядагы сәясәт белән шөгыльләнәм. Әгәр Русияне Кавказ буйларында якларга кирәк икән, мин иң беренче булып басачакмын һәм яклаячакмын. Мин бик яхшы сугыша беләм. Мин йөзләрчә, меңнәрчә бандитны юк иттем”.

“Сез 17 яшегездә кулыгызга беренче тапкыр корал алганда, ягъни әле беренче чечен сугышы вакытында, башкалар белән бергә, федераль көчләргә каршы булдыгызмы?”, - дигән сорауга Р. Кадыйров:

“Мин беркайчан да Русиягә каршы булмадым, халкым белән булдым, - дип җаваплый. - Ә халык каршы булды. Моңа Ельцин белән Березовский кебекләр этәрде. Ул чакта безнең халык тулысынча Русия Федерациясенә каршы иде. Чөнки безгә каршы танклар җибәрделәр, әйтерсең фашистларга каршы сугыш ачканнар. Менә шушы безне Русиягә каршы булырга мәҗбүр итте. Ә Русиядә көчле сәясәтчеләр пәйдә булгач, без Русия белән булуны өстен күрдек”.

Кеше хокуклары да бозылды

Русия Чечняга каршы бәрабәр булмаган көч кулланган дигән фикерләр яңгырый, дигәнгә Рамзан Кадыйров әйе андый хәлләр булды. Кеше хокуклары да бозылды, үтерделәр, шартлаттылар – бар да булды. Ләкин күпчелек чеченнарга каршы сугышмады бит, ди президент.

Журналистларның Чечняда Рамзан Кадыйровның шәхес культы җәелә түгелме, дигән соравына Рамзан Кадыйров:

”Бүген Чечняда сәясәтне мин эшлим. Кайдадыр минем портретлар эленгән икән, димәк Кадыйров халыкка ошый. Әгәр дә сурәтләремне алып ташлыйлар икән, димәк Кадыйров кирәкми, дигәнне аңлатачак”, - дип җавап бирә.

Владимир Путинга һәм Дмитрий Медведевка мөнәсәбәтләре хакында Чечня президенты үтә дә уңай җавап бирә:

“Путин – минем кумир һәм мин аны яратам, хөрмәт итәм, - ди Кадыйров. – Мин аның өчен җанымны да фида кыла алам. Мин аңа бар гомерем белән бурычлы. Дмитрий Медведевны да хөрмәт итәм. Көчле, акыллы сәясәтче ул. Ә киләчәктә мин тагын да В. Путинның президент булуын, гомерлек президент булуын телим”, - ди Рамзан Кадыйров.

XS
SM
MD
LG