Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 02:50

Төркиядән килгән төзүчеләр Удмуртия башкаласы Ижау шәһәре үзәгендә мәчет сала.

Удмуртиядә соңгы берничә елда Төркиядән төзүчеләр купкатлы өйләр салуда, башка биналар төзүдә катнаша. Бер төркем төрек төзүчеләре Ижау шәһәренең үзәгендә мәчет төзелешен алып бара. Агымдагы елның башында Төркиядән килеп эшләүче төзүчеләргә хезмәт хакы тулысынча түләнмәве турында мәгълүматлар җиткерелгән иде.

Әлеге мәсьәләнең бүген ничек хәл ителүе, гомумән, чит илдән килеп эшләүчеләр үзләрен Русиядә ничек хис итә, халык белән аралашамы, аларга караш ничек – бу һәм башка сорауларга җавапны төзүче Әхмәд Мерми бирде. Әхмәд Мерми бераз русча, бераз татарча сөйләшергә дә өйрәнгән. Без аның белән әңгәмә кордык.

- Сез күптәнме биредә?

- Әйе, күптән. Без төрле эшләр белән шөгыльләнәбез. Өйләр салабыз, кибетләр төзибез, мәчетләр салабыз. Русиядә бик күп эшләр белән шөгыльләнәбез.

- Төзелеш фирмалары белән проблема килеп туган иде, ул җайга салындымы?

- Хәзер бөтен нәрсә дә әйбәт. Акчаларны бирәләр, без әйбәт эшлибез. Менә татарларга мәчет салабыз. Бу миңа бик ошый. Күңелемә рәхәт. Казанда Кол Шәриф мәчете төзелешендә катнаштык. Хәзер Иҗауда мәчет салабыз. Татарларга бүләк булсын дибез. Төркиядә дә мәчетләрне күтәрдек, намазларга да йөрдек. Ә монда эш күп, биш вакыт намазга йөреп булмый.

- Русиягә үзегезнең карашыгыз ничек? Сезгә биредә нинди мөнәсәбәттә халык?

- Бик ошый. Без эшлибез, кешеләр белән танышабыз, аралашабыз. Күңелле бит инде. Шуңа килергә тырышабыз.

Әхмәд Мерми Төркиянең Бурсы төбәгендә яши. Анда эш табу кыен, шуңа да чит илгә эш эзләп килгәнсез дигән сорауга ул болай җавап бирде.

“Эш бар. Нормаль кеше һәр җирдә үзенә эш таба ала. Миңа башка илгә китеп эшләү кызыграк. Шуңа Русиягә килдем. Өйдә хатыным, 11 яшьлек кызым бар. Алар белән көн саен телефон аша сөйләшәм. Сагыналар. Өйгә кайтырга чакыралар. Әмма акча эшләргә кирәк”, диде Әхмәд Мерми.

Эш белән тәэмин итүдә тоткарлык булмаса, мәчетне тиз арада сафка бастырыр идек дип тәмамлады сүзен Төркиядән килгән төзүче Әхмәд Мерми.

XS
SM
MD
LG