Accessibility links

пәнҗешәмбе, 8 декабрь 2016, Казан вакыты 11:09

Оренбур Швейцариясе дип аталган Кувандык шәһәреннән ерак түгел урнашкан “Сакмар“ ял йортында балалар өчен мөселман аланы ачылды. Әлеге лагерьлар өлкәдә 1995 елдан эшләп килә.

Моңа кадәр мөселман аланнары Каргалы авылында үтсә, 2 ел рәттән лагерь “Сакмар” ял йортында оештырыла. Әлеге елны монда 120-гә якын балага ислам нигезләрен 20 якын тәрбияче өйрәтә. Тәрбиячеләрнең күбесе – заманында мөселман лагерьларында ял итүчеләр.

Аланның төп максаты – балаларга ислам нигезләрен өйрәтү. Лагерьның эше иртәнге намаздан башлана. Монда балаларны отрядларга түгел, ә гаиләләргә бүлгәннәр. Шулай ук лагерьда төрле спорт уеннары, викториналар, тирә- якка экскурсияләр да каралган.


Ял итү түләүле, ләкин авыл балалары өчен түләү ярты хак, ә мохтаҗ гаиләләр, ятим балалар өчен бөтенләй бушлай. Балаларны көненә 4 тапкыр ашаталар. Азык-төлек белән якын тирәдәге мөселманнар да ярдәм итә икән.

Шулай итеп, мөселман аланына килүче балалар 16 августка кадәр ислам нигезләрен өйрәнеп, ял итәчәк.

XS
SM
MD
LG