Accessibility links

дүшәмбе, 5 декабрь 2016, Казан вакыты 03:28

Кол Шәриф мәчетендә мөселман яшьләре фестиваленең ачылу тантанасы узды. Мөфти толерант һәм уртачыл сәясәт алып барырга чакырды.

120-гә якын яшьләрнең 90-ы Русия төбәкләреннән иде, калганнары – Татарстаннан. Фестиваль ачылышында катнашкан Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, мөфти Госман хәзрәт Исхакый фестивальгә килүчеләр санын арттырырга кирәк дип белдерде.

“Шулай итеп без үзебезнең диндә булсынмы, башка өлкәдәме уртачыл сәясәтне таратырга тиеш”, диде ул.

Татарстан мөфтие Госман хәзрәт Исхакый 30-40 ел элек булган вакыйгаларны искә төшереп узды.

“Бердәнбер эшләгән Казандагы Мәрҗәни мәчетенә килгәч, миңа бабайлар “Бездән соң дин бетә бит инде, ник йөрисең, әтиеңә-әниеңә зарар китерерсең” дип әйтәләр иде. Әмма хаклык килде”, диде мөфти.

Ул хәзер мәчеткә йөрүче халыкның 80% 18-40 яшьлекләр булуын әйтте. Һәм хәтта әти-әнисе дин тотмаган яшьләрнең дә бу юлга басуына соклану белдерде. Госман Исхакый фестивальгә килгән яшьләрне бер-берсе белән мәчеттә танышырга чакырды.

“Киләчәктә мөселман гаиләләре барлыкка килүгә бу зур мөмкинлек”, диде ул.

Рөстәм Зиннуров
Кол Шәриф мәчете имамы Рөстәм хәзрәт Зиннуров та элек мондый фестивальләр уздыру турында хыялланырга да мөмкин түгел иде, ди. Ул яшьләрнең Татарстанга җыелуын зур чара дип атады һәм кыскача мәчет турында сөйләп китте.

Яшьләрнең күбесе Кол-Шәриф мәчетенә беренче тапкыр килә икән. Мисал өчен Пензаның Каменка шәһәреннән Ренат Ганиев гыйбадәт йортын күреп соклануын әйтте. Ул үз төбәкләрендә яшьләрнең күбрәк дингә тартыла баруын сөйләде. Фестивальгә алар өлкәдән 5 кеше килгән.

Чиләбе дәүләт педагогика университетының 5 курсында укучы Дания Макарова исә күбрәк мөселман яшьләре тормышы белән танышырга килгән. Ул үзләрендә яулыклы кызларга эшкә урнашуы кыенрак булуын сөйләде.

Ильмир Салихов һәм Рәмис Сафин
Чаллы мөселман яшьләре үзәгеннән Ильмир Салихов һәм Рәмис Сафин әлеге чарага зур максатлар белән килгән.

“Динебез, тарихыбыз турында күбрәк беләсебез килә. Үзебез кебек үк яшьләр оешмалары вәкилләре белән элемтә урнаштырырга өметләнәбез”, диде егетләр.

Русия төбәкләреннән аермалы буларак, алар Чаллыда мөселманнарга караш яхшы дип саный.

“Мин еш кына түбәтәй киеп йөрим. Беркем бер сүз әйткәне юк”, ди Салихов.

Яшьләр фестиваль ачылышыннан соң, Болгарга юл тотты. Бер атна дәвамында алар өчен анда төрле чаралар оештырылачак.

XS
SM
MD
LG