Accessibility links

якшәмбе, 4 декабрь 2016, Казан вакыты 19:30

Көнчыгыш Азиягә давыллар ябырылды


Көнчыгыш Азиягә ябырылган 2 каты давылдан Тайвань, Япония һәм Кытайда кешеләр һәлак булды.

Морокат давылы Тайваньдә соңгы ярты гасырдагы иң каты су басуга китерде. Анда кимендә 12 кеше һәлак булды.

Кытайның көнчыгышында 1 миллинлап кеше яр буйларыннан вакытлыча күченеп торырга мәҗбүр булды.

Су басулар һәм җир шуышулар нәтиҗәсендә кимендә 10 кеше һәлак булган Япониягә яңа тропик давыл якынлаша.

XS
SM
MD
LG