Accessibility links

Кайнар хәбәр

Һөнәри машина йөртүчеләргә сәламәтлек таләпләре кырыслатыла


Русиянең сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министрлыгы һөнәри машина йөртүчеләргә медицина тикшерүе таләпләрен кырыслата.

Бу турыда дүшәмбе министрлыкның матбугат бүлеге хәбәр итте.

Һөнәри йөртүчеләрнең сәламәтлеге ел саен тикшереләчәк. Машина йөртү тыела торган хасталыклар исемлеге дә артачак.

Соңгы вакытта Русиядә автобуслар, йөк машиналары, маршрут таксилары катнашында зур юл казалары артып китте.

XS
SM
MD
LG