Accessibility links

Кайнар хәбәр

Чечнядә хокук яклаучы һәм аның ире үтерелде


Чечнядә күренекле хокук яклаучы һәм аның ире үтерелде.

Русия прокуратурасы вәкиле Владимир Маркин Зарема Садулаева белән Алик Җабраилов Грозныйда эш бүлмәсеннән көч белән алып кителгәннән соң берничә сәгатьтән аларның мәетләре табылды диде.

Аларга күп тапкыр утлы коралдан атканнар.

Садулаева Чечнядә 2 сугыш тәэсиреннән зыян күргән балаларга ярдам итүче “Буыннарны саклау” исемле хөкүмәттән бәйсез оешманы җитәкли иде.

Июль уртасында гына республикадагы башка бер күренекле хокук яклаучы Наталья Эстемирова үтерелде.

Хокук яклаучылар Чечнядәге хокук бозулар өчен Мәскәү куйган җитәкче Рамзан Кадыровны каты гаепли.
XS
SM
MD
LG