Accessibility links

чәршәмбе, 7 декабрь 2016, Казан вакыты 23:21

Словакиядә 20 күмерче һәлак булган дип санала


Словакиядәге шахта казасында 20 күмерче һәлак булган дип исәпләнелә.

Икътисад министры Любомир Яһнатек Һандлова шәһәрендәге ташкүмер шахтасында дүшәмбе көнне булган шартлаудан анда беркемнең дә исән кала алмавы ачык диде.

Әлегә коткаручылар шахтадан 7 мәет чыгарды.

Шартлау күмерчеләр 330 метр тирәнлектә чыккан янгынны сүндергәндә булган.

XS
SM
MD
LG