Accessibility links

Кайнар хәбәр

Татарстанны дуңгыз кизүе камый


Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе башлыгы Виктор Морозов чирнең республикага килү мөмкинлеген кире какмый.

Идел буе бүлгесендәге төбәкләрдә дуңгыз кизүе теркәлә. “Хәзер яллардан кайта торган вакыт. Болгарстан, Британия һәм башка илләрдә тарала башлады ул. Шуңа күрә кизүнең кайту мөмкинлеген кире кагып булмый”, ди Морозов.

Татарстанны төрле яклап дуңгыз кизүе - A(H1N1) кысрыклый башлады инде. “БалтИнфо” хәбәр итүенчә, Башкортстанда әлеге авыру белән беренче чирләүче теркәлгән. Башкортстан Роспотребнадзоры Стәрлетамакта яшәүче 16 яшьлек егет Төркиядә ял итеп Даламан һава аланыннан кайтканда үзен начар хис итә башлаган дип белдерә. Очкычтан аны туры хастаханәгә җибәргәннәр. Тикшерүләр әлеге егетнең дуңгыз кизүе эләктергән булуын ачыклаган.

Күрше Йошкар-Олада дуңгыз кизүе эләктергән дип шикләнелгән 22 укучыны хастаханәгә салганнар. Алар Болгарстанда ял иткән булган. Мари Иленә кайтуга үк үзләрен начар хис итә башлаганнар.

Сарытауда да дуңгыз кизүе теркәлгән инде. “БалтИнфо”, Британиядә булып кайткан ике балада әлеге авыру ачыкланган һәм табиплар хәзер инде аларның хәленең канәгатьләнерлек булуын белдерә, дип яза.

Роспотребнадзорның Татарстан идарәсе башлыгы Виктор Морозов: “Дуңгыз кизүе – башка бик күп йогышлы авырулар кебек үк чир. Монда да шул ук кагыйдәләрне үтәргә генә кирәк”, дип белдерә.

Республикага дуңгыз кизүен кертмәс өчен “Казан” һәм “Бигеш” һава аланнарында кешеләрнең тән температурасы югары булуны ачыклый торган җиһаз эшли дигән хәбәрләр бар. Морозов әйтүенчә, бу тепловизорлар 4 ел чамасы элек урнаштырылган булган. Чит илләрдән кайтучыларның хәлләрен сораштыралар, барсы да тикшерелә, турширкәтләр белән дә эшлибез, ди Морозов.

Яңа гына Төркия Аланиясеннән ялдан кайткан Эльвира Камалова әйтүенчә, “Казан” һава аланында бернинди дә үтә тикшерү сизелмәгән, барсы да гадәттәгечә икән.

“Вести-Татарстан” республикага кизүне кертмәс өчен 12 миллион сум акча бүлеп бирелгән, дип хәбәр итә. “Казан” халыкара һава аланының санитар карантин бүлеге башлыгы Семен Кац чит илләрдән кайтучы юлчыларны ничек каршы алулары һәм әлеге җиһазның ничек эшләве турында аңлатмалар бирүдән баш тартты.

“Тез-тур”ның Казандагы вәкиллеге “Мәгариф-тур” хезмәткәрләре белдерүенчә, алар әле яңа гына Роспотребнадзордан күрсәтмә алган. Турширкәтләр дуңгыз кизүенең куркынычы турында сәяхәтчеләрне кисәтеп торырга, төрле аңлатмалар таратырга тиеш. Турширкәт вәкилләре август аенда ялга баручыларның саны нык артты дип белдерә. Ә бармаганнарын Казанда яшәүчеләрне шүрләтәме?

-Куркабыз, әмма сакланмыйбыз. Ничек саклану турында мәгълүмат та юк. Дуңгыз кизүенә каршы вакцина эзлиләр икән дип тә ишеткән идем.

-Мин андый әйберләргә ышанмыйм. Бу сәясәт булырга мөмкин. “Кош гриппы” дип бөтен кош-корт фабрикаларын бетерделәр. Хәзер дуңгыз фермаларын шулай бетерергә тырышалардыр дип уйлыйм.

-Читтән кайткан кешеләр белән бик бәйләнешкә кермәскә тырышабыз.

-Дуңгыздан таралмый ул. Берәр лабораториядән чыккан әйбердер дип уйлыйбыз. Элек тә күпчелек очракта шулай булды.

-Чисталыкны булдырырга тырышабыз. Кул юмыйча бернинди әйбергә тотыну юк.

-Куркам! Гомеремдә дә дуңгыз ите ашаганым юк.

- Курыкмыйм, бу махсус күпертелгән хәл.

-Куркам, әлбәттә. Битлек киеп кенә йөрсәк инде... Ничек сакланырга икәнен белмибез.

Дуңгыз кизүе дөньяда 1700-гә якын кешенең гомерен кискән инде. 200 меңнән артык кеше чирли. Кушма Штатларда әлеге авыруга каршы ясалган вакцинаны сынау башланды. Бу гамәлдә үз теләкләре белән берничә мең кеше катнашыр дип көтелә.
XS
SM
MD
LG