Accessibility links

Кайнар хәбәр

"Туган тел"нең туган көне


Салаватның 21нче концерт сезоны башланып китте.Ул яңа концерт программасын Тукайның “Туган тел” шигыренә 100 ел тулуга багышлаган.

Халык Салаватның һәрвакыт ниндидер мөгез чыгаруына күнеккән. Тик бу юлы концертның темасы бик гади, шул ук вакытта тирән мәгънәгә ия. “Салават” җыр театры татар халкының рәсми булмаган гимны “Туган тел” шигыренә 100 ел тулуны билгеләп, туган телебезне саклау мәсьәләсенә янәдән игътибар юнәлтте.

Гадәттә, түгәрәк даталарны кемнеңдер юбилее яисә аеруча истәлекле көннәр уңаеннан билгеләп узалар. "Туган тел" шигырен язганда, Габдулла Тукай кайчандыр аның язылу көнен искә алырлар дип уйлап та карамагандыр. Тик шушы шигырь юлларына татар халкының бар моң-зары, шатлык-куанычлары, көч-дәрте сыйган.

Җәмгыятьтә, әйләнә-тирәдә барган хәлләргә бик сизгер Салаватның моңа игьтибар итүе юкка түгел. Димәк, бу мәсьәлә сәнгатькәрләргә дә тыныглык бирми башлаган.

Оттырышсыз лоторея

Кечкенә тамашачы Ясминә
Концерт дәвамында фойеда 300(!) сумлык буклетлар сатылды. Буклет 37 биттән тора, анда йөзгә якын фотография куелган, җырчының тормышы сурәтләнгән. Бу кечкенә китапчык сатып алучыларга бүләк оту мөмкинлеге бирә. Буклет артында юка пленка капланган. Чистартсаң, бүләк исеме килеп чыга.

Шунысы игътибарга лаек, берәү дә отышсыз калмый, һичьюгы СD-тәлинкә, китап оталар. Болардан кала, башка саллы гына бүләкләр әзерләнгән. Алар арасында кер юу машинасы, телевизор, тузан суырткгыч бар.



Тамаша көттерми генә башланды. Дәррәү залга атлаган тамашачы сәхнәдә соңгы вакытта күнегеп киткән ялтыр-йолтыр утларны күрмәде, бизәлеш бик гади иде. Түргә эленгән зур плакатта халкыбыз шәхесләре – шагыйрьләр, сәнгать эшлеклеләре, президент Шәймиевнең дә төрле вакытта туган тел хакында әйтелгән сүзләре урын алган. Тамаша “Туган тел” җыры белән башланып китте.

Билет бәясе 200 сумнан 1000 сумга кадәр. Концертлар башланыр алдыннан ук билетлар сатылып беткән диярлек. Салават концертларына олысы да, кечесе дә бик теләп килә. Алар арасында кечкенә Ясминә дә бар.

“Миңа Салават абый ошый. Мин аның җырларын яратам”, ди Ясминә .


Татар роботы

"Милли робот"
Сценарий заманча эшләнгән. Ул безнең көндәлек тормыш һәм якын киләчәк белән тыгыз бәйле. Маңкорт татар малае үзе ясаган роботны Салаватка сатырга маташа. Егет аны татар эстрадасының киләчәге итеп тәкъдим итә. Ул җырлый да, сөйли дә, бии дә белә. Кирәк булса, Салаватның үзен дә алыштыра. Тик әллә нинди өстенлекләргә ия булган машина җырчыга бер ягы белән туры килми – ул милли җанлы түгел, татарча сөйләшә белми. Конструкторга роботны милли җанлы итү максаты куела.

Тик бу роботны татарчалаштыру малай уйлаганча җиңел түгел, “акыллы машинага” “моң” дигән вирус эләгә. Аның системасы үзгәрә, “сәламәтлеге” какшап китә. Кайвакыт ул, күңеле тулып елап та җибәрә торганга әйләнә. Күп тырышлыклар белән аны төзәтеп, милли җанлы итеп ясап китерәләр. Әмма Салават күптән үзен алыштыручы кешене әзерләп куйган инде – ул җырчының улы Рөстәм.

Рөстәм Фәтхетдинов әтисенең шәкерте Ләбибә белән бергәләп дуэт башкарды.

Барысы да оптимистик рухта тәмамланды. Салаватның дәвамчысы бар, робот милли җанлы итеп ясалган. Хәтта маңкорт егет тә татарча өйрәнеп, иманына кайтты.

Иман дигәннән, Салават үзе дә дингә бик зур басым ясады. Күп кенә догалар өйрәнүен әйтте, мәчетләр салуны хуплады.

Тамашачы канәгать

Җырчы тормышында хәйриячелек мөһим урында. Соңыннан билгеле булганча, буклетлар сатып, бер көндә 47200 сум акча җыелган. Бу акчалар бөтенләе белән балалар йортларына тапшырылачак.

Рөстәм Фәтхетдинов


Тамаша барышында җырчы сәламәтлеге зәгыйфь Дамирга да бүләк тапшырды. Салават иҗатын бик яратучы Дамирның туган көне иде. Аның өчен бу икеләтә бәйрәм булды.

Тамашаны карарга килгән актриса Фирдәвес Әхтәмова да тәэсирләре белән уртаклашты.

“Салават ул үзе бер дөнья бит. Аның җырчы булуыннан бигрәк, кешелек сыйфатлары сокландыра” , ди ул.

Яңа программаны карар өчен Салаватның авылдашы, иҗатташ дусты Хәния Фәрхи дә килгән иде. Ул үзенең фикерләре белән уртаклашты:

“Халык бик яратып көтеп ала. Сабантуй, яңа ел кебек үк Салават бәйрәме бар хәзер. Аның белән бергә үстек, бергә иҗат итә башладык. Моның белән бик горурланам. Ул халык моңын югарыга күтәрә. Мин Салават өчен сөенеп кайтып китәм,” диде Хәния Фәрхи.

Концертлар 23нче августка кадәр дәвам итә.

XS
SM
MD
LG