Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 08:44

НАТО башлыгы Русия белән тыгызрак бәйләнеш яклы


НАТОның яңа генераль секретаре Андерс фог-Расмуссен уртак иминлек мәсьәләләре хакына Русия белән тыгызрак стратегик хезмәттәшлек урнаштырырга чакыра.

НАТО сүзчесе әйтүенчә, Фог-Расмуссен Русиянең оешмадагы вәкиле Дмитрий Рогозинга НАТО-Русия Шурасы стратегик мәсьәләләрдә хезмәттәшлек форумына әверелергә тиеш дигән.

Сишәмбе Брюссельдә үткән бу очрашу НАТО белән Русия арасында мөнәсәбәтләрнең җылына баруын күрсәтүче чираттагы адым булды.

Мөнәсәбәтләр былтыр Русия белән Грузия арасындагы сугыш нәтиҗәсендә нык суынган иде.

XS
SM
MD
LG