Accessibility links

җомга, 9 декабрь 2016, Казан вакыты 14:51

17 галим тоткарланган Уфагубчыларны яклый


Башкортстанда 17 галим, шул исәптән тарихи фәннәр докторлары һәм кандидатлары Ufagub.ru сәхифәсендәге язмалары өчен тоткарланган 5 галим һәм хокук яклаучыга теләктәшлек белдерә.

Алар Русия Җәмәгать Пулатының хокук саклау оешмалары эшчәнлеген күзәтүче комиссия рәисе Анатолий Кучеренага ачык мөрәҗәгать юллады.

Мөрәҗәгатьтә республикадагы фәнни җәмәгатьчелек әлеге галим һәм хокук яклаучыларны канунсыз рәвештә җинаять җаваплылыгына тартуга ачу белдерә һәм аларны иреккә чыгаруны таләп итә диелә.

Мөрәҗәгать итүчеләр бу тоткарланганнар бернинди дә куркыныч тудырмый, ә киресенчә, аның бердәмлеген ныгытуга һәм ватандашлык җәмгыятен булдырырга ярдам итә диләр.

Башкортстан галимнәре комиссия рәисен бу эшкә шәхсән катнашырга чакыра.

4 августта доцентлар Ильдар Габдрафиков, Игорь Кучумов, хокук яклаучылар Николай Швецов, Сергей Орлов һәм Константин Нестеров интернетта эктремистик эшчәнлек алып баруда, милләтара һәм расаара яки динара дошманлык чыгаруда гаепләнеп тоткарланган иде.

XS
SM
MD
LG