Accessibility links

сишәмбе, 6 декабрь 2016, Казан вакыты 05:56

Грозный бүген рәхәтләнеп яшәрлек заманча матур шәһәр. Әмма рәхәт яшәр өчен бер генә әйбер җитми - тынычлык. 32 яшьлек Рамзан Кадыров хакимияте астында халык куркып яши.

Грозныйның киң урамнарының берсе булган Путин урамы буйлап затлы машиналар чаба. Француз һәм итальян рестораннарында халык сыйланып утыра. Алыш-бирешкә Мәскәүдәге затлы сәүдә үзәгененең филиалына кереп чыгып була.

Грозный бүгенге көндә классик стильдә төзелгән яңа купшы биналар, панель йортлар һәм элеккедән калган кызыл кирпичле йортлардан торган бер кала.

Яшьләр һәм балалы ханымнар урамда йөри, ачык кафелардан кешеләрнең көлгән тавышлары ишетелә.
“Эштән соң без мондый җирләргә килеп дуслар белән сөйләшеп утыра алабыз. Элек хәлләр башка төрле иде, болай йөри алмадык”, дип сөйли шәһәрнең үзәк мәйданнырының берсендә Асия Таштимерова.

Шәһәрне кем болай төзекләндерде, дигән сорауга һәркемнең җавабы бер.

“Русиянең иң абруйлы кешеләрнең берсе – Кадыров. Тәртипне ул ясады. Ул вазгыятьне тулысынча үз кулында тотарлык кеше”, ди Асия белән күрше өстәлдә утырган Борис Музакаев.

Чечня буйлап адым саен Кадыров рәсемнәре һәм аңа рәхмәт сүзләре эленгән. Сөйләшә торгач Асия Таштемирова курку хисләрен яшерми.

“Берни белмәгән һәм берни эшләмәгән кешеләр генә курыкмый. Курку хисе даими бар, якыннарыбыз, үзебез өчен куркабыз”, ди Асия.

“Сталин чорын хәтерләтә”

Мәскәү быел Чечнядә 10 еллык террорга каршы чараның тәмамлануын белдергәннән соң төбәктә атышлар һәм һөҗүмнәр артып китте. Әмма соңгы вакыттагы үтерүләр һәм кеше урлауларда сугышчыларны түгел, ә чечен рәсмиләрен гаеплиләр.

Азатлык радиосының Мәскәүдәге хәбәрчесе микрофонына беркем дә сәясәт турында сөйләргә теләмәгән. Микрофон сүндерелгәнен күргәч кенә, монда “Сталин чоры” кебек дигәннәр.

Кадыров хакимияте кешеләре исә журналист белән сөйләшүдән бөтенләй баш тарткан. “Һәр гаилә сугышта якыннарын югалтты. Без бу хакта тизрәк онытырга телибез”, дигәннәр.

Тынычлыкны арысланнар саклый

Азатлык радиосы хәбәрчеләре Кадыров белән аның Гудермес янындагы утарында очрашты. Бу Грозныйдан 45 минутлык юл.

Кадыров яшәгән йортка килеп җиткәнче журналистлар нык сакланган ат чабышлары стадионы, ясалма күл, алтыннан коелган ике арыслан сыны һәм читлектә чын арысланнар һәм сирәк кош-һайваннар тотылган Кадыровның бакчасыннан үтә.
Кадыров утравын алтын арысланнар саклый


Чечня президенты Азатлык журналистларын Армани спорт киеме, өйдә йөри торган башмактан каршы ала. Алар килеп кергәндә ул биллиард уйный. Өстен алмаштырып микрофон алдына килеп утырганчы сәгать төнге 2 була.

“Алып атсыннар минем рәсемнәрне!”

Хокук оешмалары Кадыров Чечнядә тотрыклылыкны “тыныч” террор юлы белән урнаштырды, ди. Узган айда президентны тәнкыйтьләүчеләрнең берсе, кеше хокукларын яклаучы Наталья Эстемирова үтерелде. Бүген Чечнядә эшләгән хәйрия оешмаларының берсенең башлыгы һәм аның иренең мәете табылды.

Кадыровка каршы чыгучылар Вена, Дубаи, Мәскәү һәм Чечнянең үзендә үтерелә бара. Әмма Кадыров бу үлемнәргә катнашы булуын кире кага һәм бөтен җирдә рәсемнәренең эленеп торуына гаҗәпләнә.

Грозный һава аланында Рамзан Кадыров сүрәте

“Нәрсәгә миңа ул рәсемнәр? Минем болай да абруем җитәрлек, миңа реклама кирәкми. Халык үзе элә минем рәсемнәрне, алып атсыннар аларны, миңа барыбер”, диде Кадыров.

Кайберәүләр Кадыровның Чечнядәге хакимияте шул кадәр киң, ул республика белән идарә иткәндә Мәскәүгә дә буйсынмый, дип саный.

Халыкка нинди юлбашчы кирәк?

Халык арасында Чечня ике сугыштан соң шул кадәр беткән иде, аны аякка бастыру өчен авторитар җитәкче кирәк иде, дип уйлаучылар күп. Моны хәтта Рамзанны тәнкыйтьләүчеләр дә яклый.

Журналист Хеда Саратова Грозныйда Наталья Эстемирова истәлегенә багышланган йөреш оештырырга йөри. Наталья эшләгән Мемориал кеше хокуклары үзәге дә Грозныйдан киткәннән бирле мондый чараны оештыру куркыныч эш санала. Элек Кадыровка каршы сөйләгән журналист бүгенге көндә аны яклый.

“Бу кешеләр үтерә дә ала, урлый да ала, алар Рамзанга ярар өчен теләсә нәрсә эшли ала. Шуңа күрә мин Рамзанга ышанам , ул гади чеченнарның тормышын яхшыртырга тырыша”, ди Хеда Саратова.

Яшәп калыр өчен бер кешене күккә чөеп мактау җитә икән – халык моңа барачак, чөнки алар ике сугыштан исән калган кешеләр, ди Грозныйда булып кайткан хәбәрчебез Грегори Файфер.

Рамзан Кадыровның Чечнясеннән журналистлар авыр хисләр белән кайткан.

бәйле язмалар

XS
SM
MD
LG