Accessibility links

Кайнар хәбәр

Эш аттамы, әллә тәртәдәме?


2001 елдан эшләп килгән, инде өч чыгарылыш ясаган Мәскәү дәүләт педогогия университетындагы рус-татар бүлегенә гаризалар аз санлы булу сәбәпле, быел студентлар кабул ителмәгән һәм беренче курс булмаячак.

2001 елда Мәскәү дәүләт педогогия университетында эшләүче татар милләтеннән булган галимә Алия Баранникова һәмТатарстан мәгариф министрлыгы тырышлыгы белән бюджет нигезендә рус-татар бүлеге эшли башлаган иде. Һәм ул елны 15 студент кабул ителде.

Алга таба да быелга кадәр, ел саен, бюджет нигезендә 10-ар студент кабул ителеп килде. Алар арасында Мәскәү этно-мәдәни юнәлешендәге мәктәпне тәмамлаучылар да, Татарстан, Башкортстан республикасы, Русиянең татарлар яшәгән төбәкләреннән килгән укучылар да бар иде.

130 еллык тарихы булган педогогия университетын тәмамлаган татар студентлары барысы ук булмаса да, эшләрен татар мәктәбендә һәм балалар бакчасында башлап җибәрде. Кайберәүләр аспирантурада уку мөмкинлегенә ия булды.

Быел да бу бүлеккә 10 бюджет урыны бирелгән булган. Ләкин университетка керергә теләүчеләр арасында имтиханнарны уңышлы бирүчеләр бары тик өчәү генә булып, студентлар җитмәү сәбәпле, быел рус-татар бүлегенең беренче курсы булмаячак. Татар укучыларын барлап, әйдәкләүче галимә Ландыш Латфуллина быелгы уңышсызлыкның беренче сәбәбе - Бердәм дәүләт имтиханын (БДИ) атый.

Чөнки университетка гариза бирергә теләгән 11 абитуриент арасыннан, алтысының гаризасын гомумән кабул итмәгәннәр. Чөнки алар укыган төбәктә рус әдәбиятыннан бердәм дәүләт имтиханы булмаган, ә педогогия униыверситетында ул фәннән билге булу шарт. Икенчедән, калган биш абитуриентның икесе имтиханнарын икелегә биргән. Шулай итеп, укырга лаеклы булуга бары тик 3 кенә укучы дәгъвә итә алган. Әлбәттә, ләкин югары уку йорты җитәкчелеге10 бюджет урыны бирелгән курска 3 укучы гына алырга рөхсәт бирмәгән. Ә чынлыкта җитәкчеләрне бюджетка килүчеләр түгел, акча түләп укучылар кызыксындыра, ди Ландыш ханым.

Бүгенге көндә бу бүлектә икенче курстан алып бишенче курска кадәр 56 студент укый. Ләкин укытучыларны быелгы кабул итү имтиханнарының уңышсыз булуы бик борчый. Җитмәсә, федераль укыту стандартларыннан милли компонентны төшереп калдыру канунының гамәлгә кереп китәргә торуы да, киләсе елга бу бүлекнең яңадан эшләп китүен куркыныч астына куя. Әгәр дә быел бу бүлектә укырга теләүчеләр җитәрлек булса, бүлек тә эшләр иде. Сәбәп нәрсәдә соң?

Бу хакта әйтеп үтелгән педогогия университеты галиме, татар бүлегендә укытучы фәннәр кандидаты Ландыш Латфуллина беренче чиратта халкыбызның туган теленә булган мөнәсәбәте дип аңлатты. «Татар телен өйрәнергә теләмиләр, Мәскәүгә укырга киләсе булгач, башка югары уку йортларын сайлыйлар», ди ул.

Федераль укыту стандартларыннан милли компонентны төшереп калдыру турындагы канун гамәлгә керсә, университет гомумән татар бүлегеннән ваз кичәргә мөмкин, дигәнгә Ландыш Латфуллина:

«Әлбәттә, ул куркыныч бар. Әгәр дә Университет милли телләрне өйрәтүне үзе теләсә, бу канунга каршы тора алыр иде. Шул ук вакытта университетның төбәк компоненты дигән планы расланмаган. Җитмәсә, киләсе елдан безнең университет бакалавр, магистр бүлекләрен ачырга җыена. Димәк, программа да башка булачак. Ә менә татар теленә анда урын калырмы, бу турыда әйтү кыен», ди ул.

Быел Мәскәү этно-мәдәни юнәлешендә эшләүче мәктәптән дә бу университетка бары тик бер генә укучы гариза биргән. Тагын имтиханнарын уңышлы бирүчеләрдән ике абитуриент Башкортстаннан килгән булган. Шулай да, ни өчен соң тугызынчы ел эшләп килгән рус татар бүлегенә студентлар килми соң дигәнгә Ландыш Латфуллина:

«Беренчедән, кызганычка каршы, туган телгә мөнәсәбәт шундый. Икенчедән, Мәскәүнең татар оешмалары бу мәсьәләгә битараф, бергә эшли алганыбыз юк. Өченчедән – бәлки үзебез дә эшләп бетермәгәнбез, реклам аз булгандыр. Хәзер инде быелгы беренче курс булмау, киләсе елга бюджет урыннарын бирмәс өчен төпле сәбәп була ала», ди.

Быел Мәскәү дәүләт педогогия университетындагы татар бүлегенә килүчеләрнең саны аз булган беренче курста укучылар булмаячак. Бу хәл, киләсе ел яңа укыту планы белән эшли башлаячак университетта татар теле укытылуны да шик астына куя.
XS
SM
MD
LG