Accessibility links

Кайнар хәбәр

Путин Абхазиягә килде


Русия премьер-министры Владимир Путин былтыргы Грузия-Русия сугышыннан соң беренче мәртәбә Абхазиягә килде.

Русия хәбәр агентлыклары аның җирле җитәкчеләр белән очрашып икътисадый хезмәттәшлек һәм башка мәсьәләләр турында сөйләшүен белдерә.

Путин Грузия былтыр Русия белән булган сугыштан көч куллануның ни кадәр куркыныч булуын аңлаган булырга тиеш диде.

Былтыргы сугыштан соң Мәскәү Грузиядән аерылырга теләүче Көньяк Осетия белән Абхазиянең бәйсезлеген таныды.

Премьер-министр Грузиядә хәзерге җитәкчелек булганда, бернинди мөмкинлекне дә кире кагарга ярамый, әмма төбәктә ныгытылган Русия көчләре торганда, андагы гыйсъянчы төбәкләргә каршы көч куллану “күпкә кыенрак булачак” диде.

Путин Абхазия иминлеген ныгыту өчен ярты миллиард доллар вәгъдә итте.

Грузия бу сәфәрне “провокация” дип бәяләп протест белдерде.
XS
SM
MD
LG