Accessibility links

Кайнар хәбәр

Көрдләр ни тели?


Соңгы атналарда Төркиядә көрд мәсьәләсе буенча дискуссияләр җитди рәвештә куерды. Моңа хөкүмәтнең көрд проблемын чишү буенча бер проект өстендә эшләвен игълан итүе сәбәп булды.

Ләкин шушы проектның эчтәлеге бик анык түгел. Бер якта көрдләрнең таләпләре булса, икенче якта төрек халкының куркулары бар.

Президент Абдуллаһ Гүл Битлистән кайтышлый журналистлар белән очрашты. “Башыбызны комга күммик. Төркиянең бүгенге иң мөһим проблемы - көрд мәсьәләсе. Сәлчуклуларның, әрмәннәрнең, византиялеләрнең мәдәни әсәрләре ничек безнеке булса, көрд мәдәнияте дә безнеке”, дип әйтте Төркия президенты.

Министрлар шурасы да 6,5 сәгать ябык ишекләр артында бу мәсьәләне тикшерде. Ләкин матбугатка бу җеылышның нәтиҗәләре белдерелмәде. Гомумән көрд мәсьәләсендә соңгы көннәрдә президент белән эчке әшләр министры Аталай активлык күрсәттеләр. Аталай бу мәсьәләдә мәслихәтләшү өчен оппозициядәге «Җөмһүрият халык» белән «Милләтче хәрәкәт» партияләренең вәкилләре белән күрешергә теләде. Ләкин ике партия дә бу таләпне кире какты.

Инде Төркиядә тынычлык булдырылачак, террорны бетерәчәк хөкүмәтнең бу адымын оппозицион партияләр нигә якламый? Төркиядәге көрдләр белән диалог башлау өчен барлык көрдләрне кем вәкилчелек итәр? дигән сораулар туа. Монда берничә фараз бар. Парламентта 20 әгъзасы булган «Демократик җәмгыять партиясе»ме (ДТП), башштабы төньяк Гыйрактагы Кандилли тавында урнашкан идән асты партизан оешмасы ПККмы, яки шул ук ПКК-ның төрмәдә тотылган лидеры Абдуллаһ Өҗаланмы?

Асылда аларның һәммәсе дә ПКК булып тора. Чөнки ДТП дә ПКК-ны һич бервакытта да террор оешмасы дип атамый. Киресенчә, аның конгрессларында ПКК байраклары белән Абдуллаһ Өҗалан рәсемнәре күтәрелә. Инде болар белән көрд мәсьәләсен чишү, террорчылар белән килешү төзү булачак дип ышаныла. Хәтта элек премьер Эрдоган да мондый карашларны алга сөргән иде. Әлегә АК партия үзендәге 70-80 көрд депутат белән бу мәсьәләне көнтәртибенә күтәрмәде.

Күпчелекнең, шул исәптән үтә милләтчеләрнең куркуы исә, Төркиянең унитар системасының үзгәрүен аңлата. Ягъни бер федерациягә әверелүе. Төп кануның 66-нчы маддәсенә караганда, “Төркия җөмһүриятенә ватандашлык белән бәйле булган һәр кеше төрек” дип исәпләнелә. Әгәр көрдләр җөмһүриятнең аерым бер этник төркеме дип кабул ителсә, башка милләтләр дә шундый ук таләпләр белән чыгар. Бу исә Төркиянең бүлгәләнүенә юл ачар дигән курку бар.

Өстәвенә һәр көн бомбалар шартлаган, тынычлык урнашмаган Гыйракта җирле идарәгә ирешкән Көрд автономиясе бәйсезлек казанса, бу чакта Төркиядәге көрдләрнең дә шундый ук юл артыннан бару ихтималы көчле. Болай булганда, Төркиядә этник бәрелешләрнең кабынмаячагына беркем дә гарантия бирә алмый.

30 елдан артык дәвам иткән ПКК белән бәрелешләр 30-40 мең кешенең һәлак булуына, йөз меңләгән кешенең гарипләнүенә, күп кешенең туып үскән җирен ташлап китүенә һәм миллиардлаган долларның юкка чыгуына сәбәп булды. Башка сүзләр белән әйткәндә, кораллар ташланмыйча, бәрелешләр тукталмыйча көрд мәсьәләсен һәр якны да канәгатьләререп чишү мөмкин кебек күренми.

ПКК-ның коралларны ташларга җыенуын күрсәтүче дәлилләр юк. АКШ күзәтүе астындагы Гыйракта ПКК-ның хәрби базаларына каршы төньяк Гыйрак Көрд җитәкчелеге, АКШ хәрбиләре яки Гыйрак көчләре бернинди дә чара күрмиләр. АКШ бары тик ПКК-ны террор оешмасы дип игълан итте. Шуннан соң Төркия белән иминлек өлкәсендә информация алмаша башлады. Ләкин Төрек кораллы көчләренең бу районнарга хәрби чаралар ясавына киртә салып килә. Менә болар оппозициядә хөкүмәтнең көрд проблемын чишү тырышлыгында американ планы этәргеч дигән шик тудыра. Кыскасы, пандораның ишеге ачылды, хәзер анны ябучы булмас.

Проект тәкъдимнәрe

Беренчесе: конституциядәге Төркия ватандашлыгы төшенчәсен үзгәртү, ягъни барлык этник төркемнәрнерне төрек итеп теркәү урынына һәрбер этник төркем исемен телгә алу.

Ләкин моны үзгәртү җиңел түгел. Төркия Җөмһүриятен төзегән Мустафа Кәмал Ататөрек билгеләгән "милләт" төшенчәсенә туры килми.

Икенчесе:
мәдәни реформалар. Ягъни күпчелектә көрд телендә сөйләшелгән төбәкләрдә көрд телен көндәлек тормышка, кулланышка кертү. Бу хакта хакимият көрд телендә радио-телевидение каналларын ачкан иде. Ләкин моны хакимияттән бәйсез хәлдә куллану таләбе тора.

Өченче: Үзәк хакимият урынына җирле хакимиятләргә күбрәк вәкаләтләр бирү. Мәгълүм булганча, Төркиядә карар бирү органы үзәк хакимият - Анкара. Мәсәлән Көнчыгыш шәһәрләргә җибәреләсе бер укытучы Анкарадан билгели.

Дүртенчесе: хакимият өчен иң авыры, ягъни ПККны коралсызландыру өчен сугышчыларны ярлыкау мәсьәләсе.

Хакимиятнең яңа көрд сәясәте Төркия эчендә булган кадәр чит ил мәгълүмат чараларында да бәхәс куптарды. Программаның эчтәлеге турында әлегә тәфсилле мәгълүмат бирелмәде. Оппозиция хөкүмәтнең бу адымын якламый. Чөнки көрдләр исеменнән сөйләүче билгеле түгел.

Проект хакында туган сорау һәм борчылулар турында Вашингтонда Леһиг университетында Якын Көнчыгыш программы галиме Һәнри Баркий сөйләде.

Kөрдләр исеменнән кем сөйләшә?

"Хакимият Өҗалан белән сөйләшә алмас. Чөнки бу хакимиятнең реформ адымын бөтенләй юкка чыгарачак. Өҗалан кайсыбер көрдләр тарафыннан каһарман итеп күрелсә дә, төрекләр арасында аңа карата нәфрәт шактый көчле. Көрдләр арасында ПККның фикерен өнәп бетермәүчеләр бар. Ләкин алар ПККны көрд проблемын күтәрүче оешмасы дип күрде. Кайбер көрдләр ПКК булмаса, бүген хакимият реформ чараларын күрмәс иде дип ышана", диде Бәркәли.

"Шул исәптән, әгәр Өҗалан кораллы көрәшне туктатуын әйтсә, ПККны коралсызландыру җиңеләячәк. Анкара әлбәттә аның әйткән сүзләренә колак салмаячак, ләкин ул шул ук вакытта аны кулланачак", ди белгеч.

Икенче мәсьәлә Гыйрактагы Көрд автономиясе бәйсезлек казанса, бу чакта Төркиядәге көрдләрнең дә шундый ук юл артыннан бару ихтималы борчу тудыра.

Kөрд төбәге белән Анкара мөнәсәбәте

“Төрекләр ахыр чиктә яңа Гыйрак хакимияте астында көрд төбәгенең үз иминлегенә янамавын аңлады. Төркия үз эчендәге җирле көрд проблемын чишкәндә дә Гыйрак һәм андагы көрдләр Төркияне яклап булыша. Чөнки Гыйрактагы җирле хакимият күптәннән Анкара белән якын мөнәсәбәттә булырга теләвен күрсәтергә тырыша. Чөнки Гыйрактагы Көрд төбәге өчен күрше илләргә караганда Төркия Көнбатышның бер өлеше буларак үзләренә иң ышанычлы һәм алдынгы бер ил. Төркия НАТО әгъзасы, Европа Берлегенә нәмзәт һәм көрдләр Көнбатыш белән аралашу өчен Төркияне мөһим күпер буларак күрә", диде ул.
XS
SM
MD
LG